Әгерҗенең “Нур” мәчетендә – Ураза гаете

2017 елның 26 июне, дүшәмбе

Әгерҗе районының барлык мәчетләрендә Ураза гаете бәйрәме узды.

Әгерҗенең “Нур” мәчете дә иртән-иртүк мөселманнарга үз ишекләрен ачты. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт Гыйззәтуллин райондашларыбызны олуг бәйрәм белән котлап, ураза, аның фазыйләтләре турында бик тә эчтәлекле вәгазь сөйләде. Төркия кунагы Сөләйман хәзрәт аһәңле итеп Коръән укыды. Изге бәйрәм белән котларга район башлыгы Валерий Макаров та килгән иде.

Гает намазы, бәйрәм хөтбәсе укылганнан соң мөселманнар бер-берсен бәйрәм белән котлап, өйләренә юл алдылар. Бәйрәм рухы йортларга күчте.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International