Яңавылдан җиде яшьлек Әмирхан рульле чана ясаган

2017 елның 30 июне, җомга

Мәктәптән тыш үзәгенең өстәмә белем бирү педагогы, “Конструкцияләү“ һәм “Авиамодельләштерү“ түгәрәкләре җитәкчесе Мәгъсүм Салихов һәм аның шәкерте Әмирхан Салихов күптән түгел Мәскәүдә “Яшь техниклар һәм уйлап табучылар“ Бөтенроссия конференциясендә катнашып кайттылар. 

–       Әлеге конференциягә бөтен илебездән яшь уйлап табучылар һәм техниклар җыелган иде. Татарстан делегациясен тәкъдим итүчеләр арасында иң яше минем шәкертем, улым – җиде яшьлек Әмирхан булды, – ди Мәгъсүм Салихҗанович.

Аңа кадәр алар Әмирхан белән бергәләп Казанда “XXI гасыр Кулибиннары“ республика олимпиадасында катнашып җиңү яулаган булганнар. Әлеге олимпиаданың җюри әгъзаләрен нәрсә белән шаккатырган соң Әмирхан “Кулибин“? 

–       Яңавылдагы күршеләребезнең балаларының күбесенең “снегокаты“, безнеңчә итеп әйтсәк, рульле чанасы бар. Ә Әмирханныкы юк иде. “Миңа да шундый чана кирәк“ дип аптыраткач, ясап карарга булдык, – ди әтисе.

Тимер конструктор ярдәмендә чананың моделен башта үзе ясый нәни Кулибин. Аннан остазына – әтисенә күрсәтә.

–       Әлеге модель уңышлы гына килеп чыккан иде. Чын снегокатны шуның нигезендә ясадык. Аның конструкциясе бик тә гади. Ясар өчен дә әллә ни кирәк түгел: иске чана, зур булмаган фанера кисәге, кечкенә велосипед руле һәм вилка белән болт, – ди Мәсгъсүм Салихҗанович. – Әлеге җиһаз фанера кисәгенә җыела. Аны теләсә нинди балалар чанасына урнаштырырга була.

Бер дәртләнеп керешкәч, рульле чананың ике төрлесен ясыйлар: аның берсе  кул белән идарә итә торган, икенчесе – аяк белән.

–       Чаналары әзер булгач, күршедәге дуслары белән бергәләп рәхәтләнеп тау шуарга йөрде Әмирхан. Әле чананың берсен алып чыгып китә, әле икенчесен, – ди әнисе Физалия.

Менә шулай чаналы да була, танылу да ала Әмирхан.  Башта әтисе белән бергәләп Казанга баралар, аннан – Мәскәүгә. Биредә Диплом белән бергә кыйммәтле  бүләк тә тапшыралар аңа. Илебез башкаласы буйлап сәяхәт итү дә бик ошый.

–       Кызыл мәйданда, билгесез солдат каберлеге янында булдык. Мәскәү бик матур шәһәр, – дип сөйли малай.

Кечкенә Кулибин уйлап тапкан рульле чананы бик тиздән сез дә күрә алачаксыз. Салихҗановлар әлеге конструкцияләрен укытучыларның август аенда узачак конференциясендә дә тәкъдим итәчәкләр.

–       Безне төрле бәйгеләрдә катнашырга дәртләндереп торучы мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Әлфия Зөфәровнага, методистларга, “Конструкцияләү“ һәм “Авиамодельләштерү“ түгәрәкләрен алып бару мөмкинлеге тудыручы   Тирсә мәктәбе директоры Гөлфия Әгъләмовнага зур рәхмәт, – ди Мәгъсүм Салихов.

Ә без аңа һәм шәкертләренә яңадан-яңа уңышлар телибез.

 

Белешмә.  

Мәгъсүм Салихов җитәкчелегендәге “Авиамодельләштерү“ һәм “Конструкцияләү“ түгәрәгенә йөрүче укучылар “Импульс 2017“ гади авиамодельләрне җибәрү буенча  ачык република ярышларында, Казанда башлангыч техник модельләштерү һәм конструкцияләү буенча республика бәйгесендә, Әлмәттә, Балык Бистәсендә гади авиамодельләр буенча узган республика шәхси-команда ярышларында, яшь уйлап табучыларның “XXI гасыр Кулибиннары“ республика олимпиадасында призлы урыннар яуладылар.      

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International