Кадыбаш авылыннан Асия Мөсифуллинаны җитәкчеләр котлады

2017 елның 30 июне, җомга

Асия ханым, Кадыбаш авыл җирлеге Советында 30 елдан артык эшләп, авылдашларының тирән ихтирамын яулады. Шуның 20 елында ул авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары вазифасын башкарды.

–       Эшләгән чорда беркемнең үтенечен кире какмады, һәр сорауга төгәл җавап бирде, бик тә кешелекле булды, – дип искә алалар аны авылдашлары.

Кичә 60 яшьлек юбилее көнне дә Асия ханым күп котлаулар һәм рәхмәтләр кабул итеп алды. Район башлыгы урынбасары Ришат Нурисламов һәм Кадыбаш авыл җирлеге башлыгы Илфат Рамазанов та изге теләкләрен, истәлек бүләкләрен тапшырдылар.

–       Сез яшь белгечләргә әле дә үрнәк булып торасыз. Сезнең белән эшләгән елларны сагынып искә алабыз, – диделәр алар.

Асия ханымга бәхетле тигез гомер, балалар игелеге, лаеклы ялдагы тормышының сөенечле мизгелләргә бай булуын теләделәр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International