1 июльдә авылларда Сабан туйлары гөрләячәк. Аларда артистларның да чыгыш ясавы көтелә.
Исәнбайда милли бәйрәмне башкалабыз Казаннан килгән популяр җырчы Иркә һәм аның җәмәгате Ирек Гибадуллин алып бара.
Ә Барҗы-Умгага кичке Сабан туена Ижаудан “Гүзәл“ ансамбле артистлары килә.