Салагыш мәктәбе укучысы - тарих һәм җәмгыять белеменнән иң югары балл җыючыларның берсе

2017 елның 30 июне, җомга

Минем язмам – Салагыш мәктәбенең чыгарылыш сыйныф укучысы Ильназ БАҺАВЕТДИНОВ һәм аның укытучысы, сыйныф җиәкчесе Эльвира ЯСӘВИЕВА турында.

Язмам геройлары итеп нәкъ менә аларны сайлавымның сере дә бар: Ильназ тарих һәм җәмгыять белемен “су кебек эчүче“ укучы булса, Эльвира Дөлфәт кызы – укучыларында әлеге фәнгә мәхәббәт һәм кызыксыну уята алган укытучы-остаз. Тарих һәм җәмгыять белеме буенча Илназ катнашкан һәм җиңү яулаган бәйге, фәнни-гамәли конференция, интернет-проект, олимпиадаларны санап бетерү мөмкин түгел. Бердәм дәүләт имтиханы буенча үзе сайлаган җәмгыять белеменнән 90 балл җыюы да аның әлеге фәнне ни дәрәҗәдә камил белүе хакында сөйли. Миңа калса, Илназны төнлә йокысыннан уятып сорасаң да, ул тарих һәм җәмгыять белеменә кагылышлы теләсә нинди сорауга төп-төгәл итеп җавап бирә ала. “Күп укыган – күп белгән“ дигән сүзләр нәкъ менә аңа атап әйтелгән сыман. Илназ китаплар укырга бик тә ярата. Китапханәдә ул укымаган тарихи китап калмагандыр, мөгаен. 

Ул укуда гына түгел, тормышта да бик эшчән, тырыш, тынгысыз. Әнисе Лилиянең уң кулы, таянычы, ышанычы. Башка имтиханнарын да уңышлы тапшырып, мәктәпне алтын медальгә тәмамлаучы Илназның КФУның юридик факультетына укырга керү хыялы тормышка  ашсын иде. Бу – аның укытучысы Эльвира Дөлфәт кызының да иң зур хыялы. Мәктәптә 19 ел укыту дәверендә күпме укучысына әнә шулай канат куеп, олы тормыш юлына озатырга туры килгәндер мөгаллимәгә. Ул әлеге һөнәрне әнисе Лидия апа Мәҗитова үрнәгендә сайлый һәм ялгышмый. Һәр дәресен кызыклы, нәтиҗәле итеп үткәрүгә зур көч куюы, укучы дәрес материалын тирән үзләштерсен өчен барлык шартларны тудырырга омтылуы, һәр дәрестә заманча технологияләр куллануы, укучыларга игътибарлы һәм таләпчән булуы аның үз эшенең остасы булып җитешүен раслый. Тик камиллеккә чикләр юк, диләр бит. Эльвира Дөлфәт кызы да – һәрчак эзләнүдә. Ике ел рәттән “Ел укытучысы“ бәйгесендә катнашты. Мактау грамоталары, Рәхмәт хатлары бер кочак аның.

Эльвира Дөлфәт кызы аерым фәннәрнең серләренә төшенергә өйрәтеп кенә калмыйча, укучыларны дуслыкның кадерен белергә, һәр эшне олы җаваплылык тоеп башкарырга, өлкәннәргә ихтирамлы, тирә-юньдәгеләргә игътибарлы булырга да өйрәтә. Бу яклап аңа  тәрбия эшләре буенча директор урынбасары вазифасы да йөкләнгән.

Ә бу көннәрдә бераз күңелле дә, моңсу да хисләр кичерә Эльвира Дөлфәт кызы. Күңелле, чөнки Илназ кебек белемле, максатчан, тырыш укучылары менә-менә башка уку йортлары студенты булып, тормышның алдагы баскычына үрмәләячәк. Моңсу, чөнки яраткан укучылары белән саубуллашыр вакыт җиткән.

–       Сез туган мәктәбегездә һәрчак көтеп алынган кунак булырсыз. Безнең онытмагыз, кайтыгыз, шалтыратыгыз, языгыз, – дияр ул чыгарылыш сыйныф кичәсендә. Ә укучылар, әлбәттә, унбер ел янәшәләрендә булган, белем биргән, хыял канатлары куйган, тормышны аңларга өйрәткән, хәер-фатихаларын биреп олы юлга  озаткан остазларына чиксез рәхмәтләрен җиткерерләр.

Раилә ТИМОФЕЕВА.

Салагыш авылы.     

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International