– Сабантуйның башлану вакыты да, программасы да шул ук кала. Автобуслар да алдан билгеләнгән расписание буенча йөриячәк, – диләр бәйрәмне оештыручылар.
Сабантуй – авыл хезмәтчәннәрен хөрмәтләү, милли традицияләребезне зурлау, төрле бәйгеләрдә сыналу, җырлап-биеп күңел ачу мәйданы гына түгел, танышлар, сыйныфташлар, якташлар белән күрешү урыны да ул. Ел дәвамына җитәрлек рухи азык нәкъ менә шулардан туплана. Үзебезне шушы мөмкинлектән мәхрүм итмик. Сабантуй мәйданында күрешкәнчегә кадәр, хөрмәтле райондашлар!