Әгерҗе ипподромында Сабантуе узды. Милли бәйрәмебез белән кунакларны ТР Дәүләт Советы депутаты Альберт Хәбибуллин, район башлыгы Валерий Макаров котладылар. Альберт Галимҗан улы Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Сабантуй котлавын укып җиткерде.
Сабантуй сәхнәсендә районыбызның 200дән артык үзешчәне катнашты. Шулай ук яраткан җырчыларыбыз Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Ринас Габбасов үз чыгышлары белән сөендерде. Шулай ук спорт чаралары, бәйгеләр булды.