9 июль – Россия почтасы көне

2017 елның 10 июле, дүшәмбе

Заман ничек кенә алга китмәсен, яңа технологияләр гамәлгә кермәсен, почта элемтәсе җәмгыятьтә бүген дә мөһим урын алып тора. Мәгълүматны ерак араларга җиткерү өчен төрле чаралар уйлап табылса да, хат ташучылар да һаман кирәк. Вакытлы матбугат чараларын, телеграмма-хатларны тиз арада ияләренә җиткерү өчен алардан өлгерлек, җаваплылык таләп ителә.

Районыбызның почта элемтәсе тармагында эшләүче хезмәткәрләргә һөнәри уңышлар, халыкка бары яхшы хәбәрләр генә җиткерүләрен телибез. Сәламәт булыгыз, имин яшәгез.

Район башлыгы Валерий МАКАРОВ.

Район башкарма комитеты җитәкчесе Андрей АВДЕЕВ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International