Әгерҗегә Адел Вафин килде

2017 елның 13 июле, пәнҗешәмбе

Ул хакимият бинасында районның медицина хезмәткәрләре белән очрашты.

–     Республиканың медицина хезмәткәрләре алдында торган төп бурыч – үлем очракларын киметү. Шушы максатны күз уңында тоткан хәлдә без соңгы елда гына да 1600 кешенең тормышын саклап кала алдык. Монда сезнең район медицина хезмәткәрләренең дә өлеше бар. Чөнки Әгерҗе районында хезмәткә яраклы халык арасында йөрәк-кан авыруларыннан үлүчеләр саны уртача республика күрсәткеченнән азрак. Тик ирешелгәннәр белән канәгатьләнергә ярамый, – дип башлады үз чыгышын сәламәтек саклау министры һәм әлеге максатка ирешү юлларына тукталды.

–       Иң беренче чиратта табибларның категориясен һәм квалификациясен күтәрергә кирәк. Сәламәтлек саклау системасында белемен даими камилләштереп тормаган белгечләр эшли алмый. Без бүгенге көндә   категория өчен өстәмә түләүне арттыру буенча сөйләшүләр дә алып барабыз, – диде Адел Вафин. Ул шулай ук Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов инициативасы белән быел республикада поликлиникаларны капиталь ремонтлау буенча программа старт алуын да хәбәр итте.

–       Дәвалау учреждениеләренә яшь табибларны җәлеп итү дә мөһим.  Табибларга  торак-коммуналь шартларны яхшыртуга бирелә торган 500 мең сум грант һаман да гамәлдә. Тик белгечләрне җәлеп итү белән бергә аларга тиешле шартлар да тудырырга кирәк, – дип ассызыклады.

–       Халыкның гомерен саклап калу һәм озынайтуда, медицина ярдәме күрсәтүнең сыйфатын арттыруда без төрле ысуллар кулланырга бурычлы, – дип дәвам итте ул. Әйтик, бүгенге көндә Россиядә генә түгел, безнең Татарстанда да ирләрнең гомер озынлыгы хатын-кызларныкына караганда кимрәк.

–       Моның бер сәбәбе – хатын-кызның  үз сәламәтлегенә ирләргә караганда игътибарлырак булуында. Әйтик, әгәр табиб аңа берәр дару билгели икән, ул иртән эшкә чыгып киткәндә әлеге даруны эчми калмый. Шул ук вакытта кайсы ирнең иртән дару кабып чыгып киткәнен күргәнегез бар? Югыйсә, 40 яшьнең теге ягына чыккан ирләр өчен дә профилактика  бик мөһим бит. Бу очракта ирләргә хатыннары аша йогынты ясарга өйрәнергә кирәк, – диде министр.

Адел Вафин медицина хезмәткәрләренә яңа баш табибны да тәкъдим итте. Ул – моңа кадәр баш табиб вазифаларын башкарган Эдуард Овчинников.

–       Яңа җитәкче билгеләнде, яңа максатлар куелды. Шушы бурычларны чишүдә бердәм команда булып эшләрсез дип ышанам, – диде район башлыгы Валерий Макаров.

Рыс авылында туып үскән якташыбыз – “Республика кан үзәге” баш табибы Рамил Тураевка туган районының сәламәтлек саклау системасын күзәтүгә алырга тәкъдим ителде.

–       Чишелми торган мәсьәләләр булмый. Алда торган бурычларны без бергәләп хәл итәрбез дип ышанам, – диде ул, бу тәкъдимгә ризалыгын белдереп.  

 

 

 
ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International