Әгерҗе район үзәк хастаханәсенә баш табиб билгеләнде

2017 елның 18 июле, сишәмбе

Ул моңа кадәр табиб хирург булып эшләгән, соңгы айларда баш табиб вазифасын башкарган Эдуард Овчинников.

ОВЧИННИКОВ Эдуард Вильевич район үзәк хастаханәсе баш табибы итеп билгеләнде.

Э.Овчинников 1974 елда Вольный Труд авылында туган. 1998 елда Ижау дәүләт медицина академиясен, 1999 елда шушы ук уку йортында интернатура тәмамлый. Хезмәт юлын 1999 елда Әгерҗе район үзәк хастаханәсендә табиб-хирург булып башлый. 2017 елның 1 январеннан баш табиб вазифаларын башкарды.

Эдуард Вильевич өйләнгән. Җәмәгате Анжелика Александровна белән ул һәм кыз тәрбиялиләр.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International