Социаль яклау органнарына дәүләт хезмәте күрсәтүгә кагылышлы гаризаны өйдән чыкмыйча электрон рәвештә генә тапшырырга була хәзер.
Моның өчен ТРның дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр порталы (uslugi.tatarstan.ru) ярдәмгә килә. Аның аша:
– бакчага түләү өчен төп һәм өстәмә компенсация,
– балага айлык компенсация,
– пенсионерларга юлда йөрү өчен айлык акчалата түләү,
– күпбалалы гаиләләргә торак-коммуналь хезмәтләргә түләүдә субсидия-ташлама,
– күпбалалы гаиләләрдә тәрбияләнүче балаларга юлда йөрү һәм дарулар алу өчен субсидия,
– инвалидларга торак-коммуналь хезмәтләргә түләү өчен субсидия-ташлама билгеләүгә кагылышлы гаризаларны язарга була.
Иң элек esia.gosuslugi.ru/registration адресы буенча һәм “Шәхси кабинетта“ теркәлү узарга кирәк. Ә гариза бирү порталның “электрон хезмәтләр“ бүлекчәсендә башкарыла. Гаризагыз буенча җавапны да “Шәхси кабинет“ аша белә аласыз.