Бу көннәрдә 30 бала Кичкетаңда “Лабиринт“ палаткалы лагеренда ял итә.
Аны оештыручы – “Форпост“ үзәге. Биредә укучыларны җиде көнлек ял көтә. Хәер, биредә алар ял итәләр генә дию дөрес булмас. Укучыларны һәр көнне төрле кызыклы чаралар көтә. Якында гына – волейбол һәм футбол кыры. Лагерь патриотик юнәлештә булганлыктан, малайлар-кызлар үзләрен автоматны сүтеп җыю кебек гамәлләрдә дә сыныйлар. Тренерлар аларның һәр көнен файдалы һәм мавыктыргыч итеп оештыру өчен тырышалар.