Кама елгасында суга батучы табылды

2017 елның 19 июле, чәршәмбе

Узган ялларда Красный борда Кама һәм Иж-Бәйки тирәсеннән агучы Иж елгасында дүрт Удмуртия кешесе баткан дип язган идек.

38 яшьлек ир-атның гәүдәсен икенче көнне тапсалар да, калган өчесенекен, шул исәптән 10 яшьлек малайныкын да эзләү эшләре дәвам итте. Бүген көндезге сәгать унбер тирәсендә Кама елгасында баткан 53 яшьлек ирнең гәүдәсен балыкчылар табалар. Ә Ижда баткан 32 яшьлек ир-егетне һәм ун яшьлек яшүсмерне эзләү дәвам итә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International