Әгерҗе районында бер атнадан урып-җыю кампаниясенә старт бирелә

2017 елның 26 июле, чәршәмбе

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтенең “Тирсә“ бүлекчәсендә узган комбайннар парадында авыл хуҗалыгы белгечләре 1 августтан урып-җыюга старт биреләчәген хәбәр иттеләр. Ә аңа кадәр комбайнчылар алдында бер генә бурыч: кыр корабларын әлеге мөһим һәм җаваплы чорга әзерләү.

ФЕРМЕРЛАРНЫ ДА ҖӘЛЕП ИТӘЛӘР

Авыл хезмәтчәннәре быел уракка нәкъ ике атнага соңарып чыгалар. Җәйрәп яткан икмәк басуларында бөртеклеләр өлгереп килә инде. Башаклары тулы, тыгыз. Ә бу – икмәк тә мул булачак дигән сүз.

–       Әнә шул бөртеклеләрне югалтуларсыз җыеп алырга язсын. Шушы хәлиткеч кампания вакытында бер команда, бер йодрык булып эшләргә кирәк. Техниканың төзеклеген тәэмин итү, ашлыкны киптерү-урнаштыру, авыл кешесенең хезмәтен тиешенчә бәяләү – барысы да күз уңында булырга тиеш, –  диде район башлыгы Валерий Макаров.

Язгы чәчү вакытындагы кебек урып-җыюга да фермерларны, техникасы булган авыл кешеләрен җәлеп итәргә уйлыйлар.

–       Бу уңышны җыеп алуны тизләтергә мөмкинлек бирәчәк, – диде район авыл хуҗалыгы идарәсе җитәкчесе Дилүс Гатауллин.

 

ҺӘР КОМБАЙНЧЫГА – БЕР МЕҢ ГЕКТАР

Бер сафка тезелгән “Нью Холланд“ комбайннары янында комиссия тикшергәнне көтеп торучы комбайнчыларның эш кәефе яхшы. “Биектау“ бүлекчәсенең иң яшь комбайнчыларының берсе Алексей Красильников икенче ел инде кыр корабын үзе иярли. Ә аңа кадәр әтисе Владимир йөрткән “Нью Холланд“та ярдәмче булып эшләгән.

–       Ел саен җәйге каникулны авыл тормышына багышлыйм. Кечкенәдән әти белән техника янында кайнашып үскәнгәме, Казанга укырга киткәч тә басу-кырлар төшкә кереп җәфалый. Быел энем Миша белән икәү эшлибез, – ди Алексей.

Владимир да, “Кодаш“ бүлекчәсе механизаторы Илшат Шаракин да шушы җаваплы чорда яшьләрнең сынатмыйча эшләячәкләренә өметләнәләр.

–       Без күп еллар бербөтен булып эшлибез. Ватылсак, бер-беребезгә ярдәмгә ашыгабыз, егетләргә булышырга тырышабыз. Быел һава торышы көн саен диярлек “холкын күрсәтеп“ торганда уңышны җыеп алу җиңел булмас. Әмма без авырлыклар алдында югалып калмаска тиеш, – ди Илшат.

Урып-җыю чорында техникага диагностика уздыручы оста-көйләүче Ирек Фәйзуллин да ярдәмгә чыгарга әзер инде. “Буханка“сында “ашыгыч ярдәм“ күрсәтергә бөтен төр җайланма да бар.

–       Башка елларны бер көнгә биш-алты чакыру була иде. Комбайннар “картайган“ саен ватылу да ешая. Шуңа күрә бу чорда бездән дә зур тырышлык сорала, – ди Ирек.

“Кадыбаш“ бүлекчәсеннән абыйлы-энеле Айрат–Айдар Исмәгыйлевларның да комбайны күп еллар сыналган инде. Әмма уртак тырышлык белән төзекләндерү эшләрен тәмамлап, техниканы старт сызыгына куйганнар.

–       Узган ел урып-җыю чорында ватылмыйча әйбәт кенә эшләгән идек. Хезмәт хакы да яхшы гына чыкты. Быел да сынатмаска исәп, – ди Айдар. – Әтиебез Таһир да заманында алдынгы комбайнчы иде. Без дә сынатмаска тиеш.

“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәте җитәкчесе Ленар Нургаянов та механизаторларга уңышлар теләп:

–       Бер комбайнга якынча бер мең гектар мәйданда бөртеклеләр җыю бурычы тора. Шуңа күрә вакыт, ял белән исәпләшми эшләргә туры киләчәк. Без сезгә, үз чиратыбызда, лаеклы хезмәт хакы түләргә ышандырабыз, – диде.

 

ИҢ ЯХШЫ КОМБАЙН КЕМНЕКЕ

Бу көнне ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының хезмәтне саклау секторы мөдире Айдар Сәләхов җитәкчелегендә авыл хуҗалыгы белгечләре кыр корабларының урып-җыю эшенә әзерлеген тикшерде.

–       Басу-кырларга чыкканчы вакыт бар әле. Шуңа күрә комбайннарны сәгать кебек эшләрлек итеп көйләп бетерегез. Ә урып-җыю чорында имгәнүләрсез эшләргә язсын дип телим. Куркынычсызлык кагыйдәләрен үтәгез, сезне өйдә якыннарыгыз көткәнен онытмагыз, – диде Айдар Сәләхов.

Парад комбайннарның герметиклыгын тикшерү белән төгәлләнде. “Исәнбай“ бүлекчәсеннән Вячеслав Пастхуов, “Биектау“дан Анатолий Трефилов, “Кадыбаш“тан Айдар Исмәгыйлев комбайннары иң яхшылары дип табылды.

Соңыннан җитәкчеләр, “Наҗар“ ширкәтендә, Салагышта фермер Мөхәммәдиевларда булып, урып-җыю чорына әзерлекне карадылар.

Миләүшә ЯГЪФӘРОВА.

Белешмә:

“Агрофирма-Әгерҗе“ ширкәте хезмәтчәннәре алдында 28 мең гектарда бөртеклеләр җыеп алу бурычы тора. Әлеге мөһим эшкә 31 берәмлек “Нью-Холланд“ комбайны җәлеп ителә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International