Әгерҗе егет-кызлары – беренче разрядлы чаңгычылар

2017 елның 27 июле, пәнҗешәмбе

ТР Яшьләр эшләре һәм спорт министрлыгы карары белән 2016-17 елгы спорт сезоны нәтиҗәләре буенча балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе тренерлары Эдуард Михайлов һәм Евгений Яркеев кулы астында шөгыльләнүче бер төркем чаңгычыларга беренче спорт разряды бирелде.

Менә алар оста чаңгычы егет-кызларыбыз: Күләгәштән Линда Бочкарева, Альбина Иванова, Александр Изергин. Күләгәштән Кристина Николаева, Максим Бочкарев, Бимадан Полина Самуткина, Богдан Павлов, Роман Альматов беренче разрядны янә бер кат расладылар.

Ххх

Фигуралы шуу белән шөгыльләнүче Илья Ильинны да (тренеры – Александр Карнизов)  беренче разряд алуы белән котлыйбыз. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International