12 августта Әгерҗедә беренче тапкыр республикакүләм “Пчелино“ бал фестивале уза. Бал бәйрәмендә безнең район умартачылары да катнаша. Алар арасында Азеводан СЕРГЕЕВлар гаиләсе дә бар.
ЕРАК ТАЙГА АВЫЛЫНДА
Газетада мари, татар, удмурт милләтеннән булган умартачылар турында инде күп тапкыр язмалар дөнья күргән булса да, күпмилләтле районыбызда гомер кичерүче рус умартачылары турында язганыбыз юк иде әле. Әйдәгез, алар белән якыннанрак танышыйк.
Татьяна һәм Владимир Сергеевлар икесе дә – нәселдән килгән умартачылар. Бары тик аларның әлеге кызыклы шөгыль белән мавыга башлау вакытлары гына төрлечә.
Таняның балачагы һәм яшьлеге Себердә – Омск өлкәсенең Щелканово авылында уза. Гаиләдәге сигез бертуганның барысы да әти-әниләренә умартачылык эшендә булыша. Әмма бу шөгыльгә тугры булып Татьяна гына кала. Сүз уңаеннан: газетада аның турында беренче язма гына түгел инде бу. Туган авылында сыер савучы булып эшләгәндә алар авылына “Комсомольская правда“ газетасыннан корреспондент килеп, авыл кызлары турында язма әзерли. Әлбәттә, аның төп геройларының берсе Татьяна була...
ЕГЕРМЕ ЕЛГА СУЗЫЛГАН ТӘНӘФЕС
Таня кечкенәдән бал кортлары белән дус. Әти-әниләренә аларны карарга, бал суыртырга булыша. Әмма яраткан шөгыленнән егерме ел аерылып торырга туры килә аңа.
Мәктәпне тәмамлагач ул Казахстанга китә һәм күмер заводына оператор булып урнаша. Шунда эшләгәндә Азеводан Владимир белән таныша. Ә егет ул чакта шахтада эшли. Яшьләрнең дуслыгы мәхәббәткә әверелеп, гаилә коралар. Кызлары Людмила, уллары Сергей туа.
2000 елда Сергеевлар гаиләсе Владимирның кече Ватанына – Азевога күченеп кайта. Бу вакытка инде шактый картайган әтиләренең һаман да бал кортларыннан аерыласы килми. Шуңа күрә күңел өчен дип бер умарта калдырган була ул.
– Эшебез менә шул бер умартадан башланды да инде. 7-8 ел эчендә бал кортларын үрчетә алдык, – ди Татьяна Петровна.
Татьяна мондый борылышка шатлана гына. Ә менә кечкенәдән корттан курыккан Владимир өчен бу көтелмәгәнрәк килеп чыга. Әмма умартачылар гаиләсендә үскән Владимир да бик тиз арада бу шөгыльгә башаягы белән чума.
УМАРТАЧЫЛЫКНЫҢ УРЫНЫ – ҮЗГӘ
Башка авыл кешеләре кебек үк Сергеевлар да тормышларын терлек асраудан башка күз алдына да китермиләр. Аларның да абзарында сыер, тана, үгез, кәҗәләр, дуңгызлары бар. Ишегалларында – үрдәкләр, тавыклар... Әмма умартачылыкның урыны – үзгә.
Алар иртә таңнан умарталыкны бер кат йөреп чыгалар, умарталарны, рамнарны барлыйлар. Бал кортлары эшсез тормасын дип кайгырталар.
Еллар узган саен умартачыларга да проблемалар арта. Бу экология, кортларның төрле авырулары, ташландык басулар белән бәйле.
– Колхозлар вакытында басуларга карабодай, клевер кебек баллы үсемлекләр чәчелә иде. Хәзер бу яклап кортларга авыргарак туры килә. Алар балны, нигездә, кыргый үсемлекләрдән җыялар. Кортларга җиңелрәк булсын өчен без участогыбызга шундый үләннәр чәчәбез, – ди Татьяна ханым.
Умартачылар өчен иң “эссе“ вакыт – яз, җәй башы һәм бал суырту чоры.
– Оста куллы әтиебез электр бал суырткыч ясады. Бу эшебезне бермә-бер җиңеләйтте, – ди кызлары Людмила.
Иң уңышлы җәйләрдә алар бер тоннага кадәр бал алалар, киресенчә булган очракта – ике йөз литр тирәсе. Быелгы кебек уңышсыз елның инде күптәннән булганы юк иде, диләр.
– Быел төп бурыч – кортларны саклап калу. Икенчесе – намуслы исемгә тап төшермәү. Безнең нәселдә бервакытта да балга башка катнашмалар кушучылар булмаган, – ди Татьяна Петровна.
Сүз уңаеннан: аларны ярминкәләрдә дә танып беләләр. Үз сатып алучылары да бар.
– Умартачылык – тормышыбызның аерылгысыз өлеше. Ул буыннарны бер-берсенә якынайта, – ди кызлары Людмила. – Кечкенә чакта өйгә йөгереп кереп, кара ипи өстенә бал ягып яңадан урамга чыгып йөгергән чаклар балачакның иң матур хатирәсе булып күңелне һаман да җылытып тора.
СЮРПРИЗЛАР КҮП БУЛАЧАК
Хәзер Людмила Әгерҗедә яши, 7нче балалар бакчасында тәрбияче булып эшли. Умартачылык белән шөгыльләнми, дөресен әйткәндә, бал кортларыннан бераз курка да. Ә менә кызлары Софья җәйне Азевода уздыра һәм әби-бабасына бик теләп булыша. Беренче сыйныфта гына укыса да, өлкәннәрчә фикер йөртә ул. Аның хыялы – киләчәктә умартачылык белән ныклап шөгыльләнү. Иске Чекалдада яшәүче уллары Сергей да нәселдән килгән шөгыльгә тугрылык саклый.
Әгерҗедә узачак фестивальгә Сергеевлар гаиләләре белән әзерләнәләр. Алар бал продукциясе белән бергә күңел ачу чаралары да тәкъдим итәчәкләр. Ә менә нинди икәнлеген әлегә сер итеп саклыйлар. Шулай булгач, 12 августта булачак фестивальдә көтелмәгән сюрпризлар да күп булачак, хөрмәтле райондашлар. Килегез – үкенмәссез.
Екатерина САМСОНОВА.