Ике хыялы бар Уразай кызы Миләүшәнең

2017 елның 28 июле, җомга

Сәхнәдән җыр яңгырый... Жырларындагы моңы да, сәхнәдә үз-үзен бик килешле итеп тотуы да, күзләреннән очкын-нурлар сибелеп, йөзенең балкып торуы да бүгенге бәхетле тормышының чагылышыдыр Миләүшәнең.

Ни эшләсә дә җиренә җиткереп башкара Миләүшә ШАКИРОВА. Нәсел-ырулары шундый аларның. Әнисе Алмазиянең Сәхрәдә яшәүче әтисе Илдус Закиров гомер буе алдынгы тракторчы, ә әбисе Асия апа данлыклы сыер савучы булды. Әтисе Тәлгатьнең әти-әнисе урманда мастер һәм сагыз җыючы вазифасын башкарды, алдынгылар сафында булдылар.  Яшьтән үк хезмәт сөючән гаиләләрдә эш белән чыныгып үскәнгәдер, балаларын да шулай тәрбияли Алмазия белән Тәлгать. Балалар өчен, әлбәттә, иң зур хезмәт – уку. Миләүшә укуда сынатмый, “дүртле“,“бишле“гә укый. Әти-әнисе кебек җыр-моңны юлдаш итә. Салагышта җиденче сыйныфны тәмамлагач, Ижауга – музыка мәктәбенә укырга китә. Анда урта белем алу чорында музыка мәктәбендәге бишьеллык программаны дүрт елда укып чыга. Аккордеонда, фортепьянода уйнарга өйрәнә. “Татар моңы“ бәйгесенең Киров шәһәрендә уздырылган зона турында икенче урын ала. Ижауның “Гүзәл“ ансамбленә йөри, бик еш концертлар куялар, Казанда “Җырлыйк әле!“ тапшыруында катнашалар. Әгерҗедә яшүсмерләр арасында Бөек Җиңүнең 70 еллыгына багышлап уздырылган җыр бәйгесендә Гран-прига лаек була. “Татар моңы“ның 2015 елда Зәйдә уздырылган зона турында Сара Садыйкованың “Яшьлегем эзләре“ җыры белән катнаша. Авылдагы, күрше-тирә авыллардагы концертларда, мәдәни чараларда, “Уразай каеннары“ фестивальләрендә чыгышлар ясый.

Бердәм дәүләт имтиханнарын уңышлы тапшырып Казан дәүләт медицина университетының балалар табибы факультетына укырга керә Миләүшә. Өченче курсны уңышлы тәмамлады инде. Быел кулына машина йөртү таныклыгы да тотып кайтты. Хәзер ул каникулда әле. Дөресрәге, хезмәт айлыгы: җиләк һәм гөмбә җыя, әти-әнисенә печән әзерләүдә булыша, мал карый, яшелчә һәм чәчәкләр үстерә...

Балачактан ике хыялы бар Миләүшәнең: артист һәм әнисе кебек табибә булу. Аларның икесенә таба да кыю адымнар белән бара Миләүшә.

     Асия КОРБАНГАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International