Әгерҗе музеенда сугыш елы хатларын туплыйлар

2017 елның 28 июле, җомга

“Тарихи хәтер“ республика проектын тормышка ашыру кысаларында Әгерҗе районында да “Сугыш елы хатлары. 1941-45нче еллар“ дип аталган акция уза.

Бөек Ватан сугышы елларында фронтовикларның якыннарына язган хатлары, әлеге дәһшәтле елларның шаһите булып, бүген дә сугыш чоры хатирәләре арасында үзгә урын алып тора. Өчпочмаклы хатлар дәһшәтле сугыш елларын, әти-бабайлар күрсәткән тиңдәшсез батырлыкны ачыграк күзалларга ярдәм итә.

Әлеге акциядә катнашырга теләүчеләр якыннарыннан килгән хатларны Әгерҗе районы тарихы музеена алып килә алалар (Сәетов урамы, 8а). Шулай ук хатларның күчермәсен muzei.agryz@yandex/ru адресына юлларга да була. Проектка кагылышлы сорауларны 22757 телефоны буенча да бирә аласыз.     

Сезнең хатлар “Татарстан Республикасы архивлары“ порталында урын алачак. Әлеге портал аша Муса Җәлил, Ибраһим Гази, Гадел Кутуй, Фатыйх Кәрим кебек танылган фронтовик язучыларның сугыш кырыннан язган хатлары белән дә танышырга мөмкин. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International