Бүген районда хезмәт яшендәге 774 инвалид исәпләнә. Шуларның 158е генә эш белән тәэмин ителгән.
– Теләге булганнарны без эш белән тәэмин итәргә әзер. Инвалидлар районыбызның төрле оешма-учреждениеләрендә вахтер, сакчы, ишегалды җыештыручы булып эшли алалар, – ди Менделеев мәшгульлек үзәгенең Әгерҗе филиалы җитәкчесе Әхсән Кәлимуллин.
Эшкә урнашуга кагылышлы сорауларыгызны 21073 телефоны буенча да бирә аласыз.