Аларның фатирларына аяк баскач та үзеңне могҗизалар дөньясына эләккән кебек тоясың. Һәр почмактан әкият геройлары карап тора. Бөтен җиргә оста куллар кагылганы сизелә. Күңел нурга коена, аның кылларын ерак балачактан таныш матурлыкка соклану, гүзәллектән илһамлану хисе тибрәтә башлый.
Күңел хәзинәсендәге уй-кичерешләр, хыял яктысын эшләнмәләргә әверелдергән Әгерҗедә яшәүче Лариса ФИЛИППОВА һәм Фәйрүзә СТАРИКОВАда кунакта булганнан соң туган хисләр дулкыны бу.
ОСТАЛЫКНЫ ЧАРЛАУНЫҢ ЧИГЕ ЮК
Лариса Михайловна гомере буе укытучы булып эшләп лаеклы ялга чыккан. Компьютер белән бик дус ул. Бервакыт кул эшләре сайтында бик үзенчәлекле, кызыклы курчакларга тап була. Капроннан һәм синтепоннан эшләнгән шундый курчакларны үзендә дә ясап карау теләге уяна. Тукыма, төрле тасма, буяулар, эрләгән җеп, мех, күн, шпагат, җилем, махсус инәләр һәм башка кирәк-яраклар сатып ала да эшкә керешә. Иң элек курчакның башын, аннары алюминий чыбыктан төп өлгесен ясый. Беренче иҗат җимеше бер атнадан соң “туа“. Аннан бер-бер артлы Әби белән Бабай, гномнар, Ивашка, Убырлы карчык, африкалылар, Маймыл, чегән кызы, бичуралар барлыкка килә.
– Сөйләве генә җиңел, кайбер курчакларны ясау өч-дүрт атнага сузыла. Аларның үз йөзләрен, хис-тойгыларын да бирергә кирәк бит әле. Кайберләрен кат-кат сүтәргә туры килә. Әмма һич иренмим, фантазиямне тулы көченә иярләп, дулкынлана-дулкынлана эшлим. Үзем теләгәнчә килеп чыккан матур курчакны күргәч, күңел сөенә, – ди Лариса Михайловна.
Образ тулы булсын өчен төрле аксессуарларны да бик җентекләп уйларга һәм урнаштырырга кирәк. Музыкант Ивашка өчен чабатаны шпагаттан үзе үрә оста. Кечкенә аяк киемнәрен дә күннән бик матур китереп чыгара. Сакал-мыек, чәчләрне дә беркайчан кабатламый. Негрлар өчен уен коралларын бинт, гипс, газета “таякчыклары“ннан үзе ясаган. Газета дигәннән, өйдәге вазалар, кәрҗиннәр, тартмачыклар газета “таякчыклары“ннан гаҗәп матур итеп үрелгән. Кәрҗиннәре дә төрле-төрле формада: кайсы тавык, кайсы әтәч... “Мини-бар“ җил тегермәнен тәҗрибә туплагач ясаган. Әле шушы көннәрдә генә “туган“ композиция “Туй ләкләкләре“ дип атала. Искитмәле матур!
Иҗат җимешләрен “Одноклассники“ социаль төркеменә куйгач, Лариса Михайловнаның күңел байлыгына гаҗәпләнеп бик күп язалар. Төрле җирләрдән, хәтта Бурятиядән дә бу матурлык турында соклануларын белдергәннәр. “Аларны укыгач, күңел күтәрелә, илһамланып яңа курчаклар ясарга керешәм“, – ди ул.
Курчакларны киендерү аерым осталык таләп иткәнлектән, Лариса Михайловна элекке укучысы Фәйрүзә Стариковага мөрәҗәгать итә. Шуннан алар бер “цехта“ хезмәт куя башлыйлар.
– Мин Лариса Михайловнаның фикер куәсенең тирәнлегенә, фантазиясенең байлыгына, вакытның минутын да әрәм итмичә хезмәткә багышлавына сокланам. Ул һәр детальне төптән уйлап эш итә. Күп укый, камиллеккә ирешүдә армый-талмый хезмәт куя, – ди Фәйрүзә ханым, элекке укытучысы белән горурланып.
ИЛҺАМ КИЛЕП ТОРА
Фәйрүзә ханым Старикованың курчаклар ясау белән ныклап шөгыльләнә башлавына бер елдан артык кына әле. Дөресрәге, курчакларга мәхәббәте аны балачактан бирле озата килә. Мәктәптә укыганда үзе ясаган курчаклар белән Горький шәһәрендә уздырылган иҗади бәйгедә дә катнашкан ул. Һөнәре буенча Фәйрүзә ханым кием кисүче булып эшли. Сәламәтлеге какшау сәбәпле, эшен калдыргач, шушы яраткан шөгыленә алына. Башта өлгесез генә курчаклар ясап карый. Гаиләсе һәм дуслары аларны бик ошатуларын әйткәч, күңеле тагын да үсеп, зуррак курчаклар ясарга керешә. Электән яратып башкарган башка кул эшләрен дә онытмый: бәйли, тегә, газета “таякчыклары“ннан төрле эшләнмәләр үрә. Бакчадан яшелчәләр алып кайта торган кәрҗинен дә үзе үргән. Өстәл лампаларының абажурлары да аның куллары белән үрелгән газета “таякчыклары“ннан.
– Электр эшләрен ирем Володя башкара. Аның да куллары алтын. Өйдәге җиһазларны үзе ясады, мине дә гел иҗатка дәртләндереп тора, – ди бәхетле икәнлеге күзләреннән балкып торган мөлаем ханым.
Вазалар, тартмачыклар, сәгать... Күңелендәге илаһи нур тамчылары оста тарафыннан кайларга гына таммаган?! Муенсалар, кулоннар, беләзекләрне дә үзе ясый ул. Бер-берсен кабатламый торган төрле алар. Кызлары Дина һәм Ирина да бик яратып тагалар бу әйберләрне.
Ә курчаклар! Иң түрдә – Өйне саклаучы, аннары – Өй иясе. Мәхәббәт угы белән Амур, кечкенә бубен тоткан Арлекин, Эльф, Фея, чегән егете, Кызыл Калфак, алтын эзләүче гном, Груня, кулына дисбе тоткан Солтан...
– Курчакларны ясап бетергәч, шундый сөенечле хисләр кичерәм. Кайберләрен ничек ясау турында бик озак уйлыйм. Тиешле киемен, төсен, яшәү рәвешенә туры килгән кәефен сайламыйча туктамыйм...
Чыннан да, кайсылары мактанчык кыяфәттә, кайберләре горур аларның. Моңсу, шаяннары да бар. Мине аеруча күзләрнең җетелеге әсир итте. Алар полимер балчыктан ясала, газ мичендә киптерелә, аннары акрил буяулар белән төрле төсләргә буяла икән. Бик вак, мәшәкатьле, зур сабырлык сорый торган хезмәт бу.
КУЛ ЭШЛӘНМӘЛӘРЕ ГЕНӘ ДИМӘССЕҢ
Көндәлек ыгы-зыгыда шушы матурлыклар, балкып янучы йолдыз булып, кешеләргә яктылык бүләк итә. Җаныма сарылып кайткан илаһи матурлык минем дә күңел күземне һаман иркәләп тора әле. Кул эшләнмәләре генә димәссең, дөньяга юмарт яктылык сирпүче, рух күтәренкелеге бирүче кояш сыман матурлык дөньясы бу. Юкка гына “дөньяны матурлык коткарыр“ димәгәннәр шул.
Асия КОРБАНГАЛИЕВА.