Менә инде унынчы ел рәттән безнең районда да район башлыгыннан алып, предприятие-оешма җитәкчеләре, эшмәкәрләргә кадәр кереме аз булган гаиләләрдә тәрбияләнүче йөзләгән баланы мәктәп формасы, уку кирәк-яраклары тутырылган букчалар бүләк итеп сөендерәләр.
Быел да әлеге акция кысаларында беренче-унберенче сыйныф укучыларына мәрхәмәтле җитәкчеләр уку кирәк-яраклары алырга ярдәм итә.
– Акциядә катнашачак һәр гаиләне хакимият каршындагы комиссия күз уңыннан уздырды. Аларның торак шартлары, гаилә составы, кереме тикшерелде. 2-11 сыйныфта укучы – 70, 1 сыйныфка баручы 79 малай-кызга әлеге акция кысаларында укырга җыенырга ярдәм күрсәтү турында килешенде, – ди район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдинова.
Берничә көннән август аена аяк басабыз. Август – укучылары булган гаиләләр өчен мәктәпкә әзерләнү ае ул. Җитәкчеләр, эшмәкәрләр алдында да “Мәктәпкә җыенырга ярдәм ит“ акциясендә катнашучыларны егерме көн эчендә уку кирәк-яраклары белән сөендерү бурычы тора. Ә 23 августта район Мәдәният сараенда быел беренче сыйныфка барачак укучылар өчен бәйрәм тантанасы була.
Акциягә кагылышлы сорауларыгыз булса, 22980, 21346 телефоннары буенча шалтырата аласыз.