Быел 5446 райондашыбыз диспансеризация узарга тиеш.
Аның 3103е медицина тикшерүен үтте инде. Иң күп диспанцеризация узучылар – Кичкетаң амбулаториясенә караган авылларда яшәүчеләр (88 процент). Красный бор участок хастаханәсе, Исәнбай, Тирсә, Кадыбаш амбулаторияләрендә бушлай медицина тикшерүен үтүчеләр 65-68 процент тәшкил итә.
Исегезгә төшерәбез: быел диспансеризацияне 1996, 1993, 1990, 1987, 1984, 1981, 1978, 1975, 1972, 1969, 1966, 1963, 1960, 1957, 1954, 1951, 1948, 1945, 1942, 1939, 1936, 1933, 1930, 1927, 1924, 1921 елларда туганнар узарга тиеш.