Әгерҗедә Тимерьюлчылар һәм Шәһәр көненә багышланган тантаналы чаралар узачак.
Шул уңайдан бу көннәрдә Әгерҗе урамнарында төзекләндерү, чистарту эшләре бара. Хезмәт коллективлары, өмәләргә чыгып, үзләренең оешма-предприятие территорияләрен тәртипкә китерәләр.
Шәхси йортларда яшәүчеләр дә үз йорт тирәләрен чүп үләннәреннән арындыралар. Яңгырлар еш явып торганлыктан, быел үлән котырып үсә. Шуңа күрә җәй дәвамында мондый өмәләргә берничә тапкыр чыгарга туры килер әле.
Август-сентябрь айларында Әгерҗедә тагын берничә күңелле вакыйга көтелә. Әгерҗелеләрнең күптәнге хыялын тормышка ашырып, тиздән Балалар иҗаты йорты һәм ике бассейнлы физкультура-сәламәтләндерү комплексы сафка басачак. Аларны ачу тантаналарына Республикадан дәрәҗәле кунаклар килүе дә көтелә.