Әгерҗелеләргә сөт суыткыч-танк алырга ярдәм итәләр

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Шәхси хуҗалыклардан сатып алына торган сөтнең бәясен күтәрү һәм тотрыклы итү максатыннан Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов боерыгы буенча тиздән республикада тагын бер программа старт ала.

–       Әлеге программа өч һәм аннан күбрәк сыерлары булган шәхси хуҗалыкларга тәгаенләнә. Аның ярдәмендә төрле сыйдырыштагы сөт суыткыч-танклар алырга мөмкин булачак. Иң мөһиме, хуҗалык башлыкларына сөт суыткычның ярты бәясен генә түләргә туры киләчәк, яртысы республика бюджетыннан субсидияләнә, – ди район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин.

Бәясенә килгәндә, 100 литр сыйдырышлы суыткыч – 140 мең сум, 200 литр сыйдырышлысы – 150 мең сум, 300 литрлысы 190 мең сум тора. Ә хуҗа шуның ярты бәясен генә түли.

–       Җәйге чорда сөткә бәя төшү, нигездә, аның сыйфаты түбән булу белән бәйле. Әлеге программа сөтнең сыйфатын күтәрергә һәм шуңа бәйле буларак, бәясен арттырырга мөмкинлек бирә, – ди Дилүс Гаскәрович.

Республикада моңа кадәр дә терлек асраучыларга ярдәм итүгә юнәлтелгән күп кенә программалар эшләп килә иде. Болар – мини-ферма төзү, сыерларга ветеринар профилактик чаралар уздыру һәм ясалма орлыкландыруга киткән чыгымнарны каплау, буаз тана, сыер саву аппараты алу өчен субсидия бирүгә юнәлтелгән һәм башка шундый  программалар. Алардан райондашларыбыз да актив файдалана.  Әйтик,  2015 елда 38 хуҗалык ташламалы шартларда сыер саву аппараты алган.

–       Тик әлеге программалар билгеле бер вакытта гына гамәлдә булалар. Әйтик, сыер саву аппаратын ташламалы шартларда алу да берничә ай гына дәвам итте. Әлеге мөмкинлектән файдаланмый калган хуҗалык башлыклары арасында соңыннан үкенүчеләр дә булды. Сөт суыткыч белән дә шундый ук хәл кабатланмасын иде. “Тимерне кызуында сугып калырга кирәк“ дигәндәй, ихтыяҗ булган очракта ташламалы шартларда тиз арада алу җаен карарга кирәк,  – ди Дилүс Гатауллин.

Әлеге программада катнашу шартлары хакында тулырак мәгълүматны 22404 телефоны буенча белә аласыз.

Ә шәхси хуҗалыкларга тәгаенләнгән башка субсидияләр белән ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының  рәсми сайты (agro.tatarstan.ru) аша танышырга була.     

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International