Әгерҗедә тимерьюлчылар ярышты

2017 елның 31 июле, дүшәмбе

Әгерҗе стадионында беренче тапкыр тимерьюлчыларның “Буыннар спорты“ Халыкара уеннарының төбәкара этабы узды. Әлеге зур спорт чарасы Әгерҗедә беренче тапкыр үтүе белән истәлекле.

Горький тимер юлының Ижау бүлекчәсенә караган җиде команда, шул исәптән Әгерҗе тимерьюлчылары да, җиңү өчен җан аттылар. Бу көнне стадионга хәтта гаиләләре белән дә килүчеләр күп иде. “Мондый чараны ничек калдырасың! Бакча мәшәкатьләре дә онытылып тора бүгенгә. Якыннарыбыз, дусларыбыз өчен көч бирәбез“, диештеләр бер төркем ханымнар.

Тәннәрне җылытып алганнан соң спорт сөючеләр өчен беренче уенга старт бирелде. Пляж волейболында иң җитезләр, үткер күзлеләр туп “чөйделәр“. Ир-атлар турникта күтәрелделәр, гүзәл затлар отжимание ясадылар. Аннан озынлыкка сикерү, туп ыргыту, дартста сыналу ярышлары башланды.

Иң мавыктыргычы ул, әлбәттә, эстафета булгандыр. Һәр командадан иң җитезләр йөгерү юлларына чыкты бу көнне. Бу төр ярышта Әгерҗе станциясе егет-кызларына тиңнәр булмады. Ә гомуми очколар саны буенча ТЧэ-15, РЦС-5, ТМХ-Сервис командалары – беренче өчлектә. Җиңүчеләр Кубоклар, медальләр, Грамоталар белән бүләкләнделәр.

–       Бәйгедә яшьләр белән беррәттән ветеран тимерьюлчыларның да катнашуы бик күңелле булды. Өлкәннәр яшьләргә үрнәк күрсәтә дигән сүз бу. Әнә, биналарны һәм корылмаларны эксплуатацияләү дирекциясе ветераны Людмила Тукмачева, 100 (!) тапкыр отжимание ясап, бик күпләрнең борыннарына чиертте. Дөрес, соңгы вакытта яшь хезмәткәрләребез дә спортка өстенлек бирә башладылар. Алар спортзалларга, бассейнга, Боз сараена йөриләр. Чыгымнарны профсоюз комитеты күтәрә, – ди Ижау бүлекчәсе профсоюзлар комитеты рәисе Лилия Әхмәтзакирова.

“Буыннар спорты“ спартакиадасының икенче этабы сентябрьдә Түбән Новгородта уза. Ә әгерҗелеләрне 28 июльдә сәгать 10га мини-футбол ярышларына көтеп калалар. Бу көнне балалар өчен 500 метрга мини-марафон да үткәрелә.

Любовь МИХАЙЛОВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International