Быел 5446 райондашыбыз диспансеризация узарга тиеш.
Аның 3103е медицина тикшерүен үтте инде. Иң күп диспанцеризация узучылар – Кичкетаң амбулаториясенә караган авылларда яшәүчеләр (88 процент). Красный бор участок хастаханәсе, Исәнбай, Тирсә, Кадыбаш амбулаторияләренә караган авыллардан бушлай медицина тикшерүен үтүчеләр 65-68 процент тәшкил итә.