Илнур ФӘСХЕТДИНОВ, Тирсә авылы:
– Кәефем яхшы. Шимбә көнне Иж-Бубыйда Хәрби-диңгез флоты көне уңаеннан уздырылган бәйрәм чарасы тәэсирендә йөрим. Быелгысы аеруча үзенчәлекле – хезмәттәшләребез белән очрашуга унынчы тапкыр җыйды. Җыр-биюләр, спорт ярышлары белән үрелеп барган бәйрәмдә без, Тын Океан, Төньяк, Балтыйк, Кара һәм Каспий диңгезләре флотлары диңгезчеләре, хезмәт иткән еллар хакында хатирәләр яңарттык. Флаг күтәрү, честь бирү кебек мизгелләр дә шул елларга алып кайтты. Район башлыгы Валерий Макаров, баш хәрби комиссар Илгиз Галиевның бәйрәм мәйданына килеп безне котлаулары күңелебезгә бик тә хуш килде.
Алдагы елдагы бәйрәмебез Тирсә авыл җирлегендә узачак.
Марина АНИСИМОВА, Әгерҗе шәһәре:
– Башка сабыйлар кебек үк, безнең улыбыз Артем да июль ае буе бакчага йөрмәде, әбисе Людмила тәрбиясендә булды. Аңа бик зур рәхмәт инде, чөнки ай буе бала карау һич тә җиңел түгел. Алар бергәләп яшелчә бакчасына, уен мәйданчыкларына йөрделәр, өйдә шөгыльләнделәр. Бер ай эчендә улыбыз бакчаны, бигрәк тә малай-кызларны бик сагынды. Үзебез дә бакча ачылуын түземсезлек белән көттек. Ни генә дисәк тә, анда – режим. Безнең улыбызны өйдә ашатуы да кыен. Ә бакчага йөргәндә ул яклап проблема юк.
Кайбер әти-әниләрдән бакчага бару өчен педиатрдан белешмә алу катлаулы булды, дигән сүзләр ишетергә туры килде. Безнең ул яклап та сорау тумады. Бер айлык тәнәфестән соң кичә сөенә-сөенә бакчага бардык.
Диләрә ВАҺАПОВА, Иж-Бубый мәктәбе укучысы:
– Җәйге каникул вакытында “тын алырга“ да вакытым булмады дисәм дә, дөреслеккә туры килер. Июнь аенда мәктәп лагеренда вожатый булып эшләдем. Июльдә сыйныфташым Зөлфия Чигвинцева белән “Сәләт Биләр 2017“ форумында катнаштык. Мең ярым яшьтәшебез белән берлектә узган бер атна вакыт бик озакка җитәрлек көч һәм дәрт өстәде. Августта Зөлфия белән мине башкалабыз Казанда тагын бер мөһим чара көтә. Анысы – “Сәләтле яшьләр мәктәбе“. Инде хәзер үк анда уздырачак көннәр хакында хыялланабыз.
Менә шундый зур чаралар арасында китап укырга, фортепьяно һәм гитарада уйнарга да вакыт кала, әниемә дә булышам. Вакытны дөрес итеп бүлгәндә күп нәрсәгә җитешергә була икән
Илнур МӨСТӘХИМОВ, Әгерҗе:
– Эшебез бик тә тыгыз булуга карамастан, күңел күтәренке. Тиздән урып-җыюга төшәбез. Безнең бурыч – үзебез үстергән арыш, арпаның бөртеген дә югалтмыйча җыеп алу. Хәзерге вакытта көнне төнгә ялгап печән әзерлибез. Дөрес, печән әзерләү бик авыр бара быел. Урыны сазлыклы, аның өстенә, көн саен диярлек яңгырлар явып китә. Тик болар барысы да – уза торган авырлыклар. Иң мөһиме – әти-әнием исән-сау, яраткан җәмәгатем Оксана , сөекле балаларыбыз Ислам, Мәликә, Мәрьям янәшәмдә. Проблемаларсыз яшәү кызык та булмас иде. Юкка гына “Тормыш – ул көрәш“ димиләр бит.