“Өч-дүрт көн бәрәңге бакчасына чыкмыйча торган идем. Беркөн чыксам, бәрәңге сабагы саргаеп беткән. Аны нишләтергә икән?“
Г.Гәрәева.
Биектау авылы.
Әлеге сорау белән “Россельзхозцентр“ учреждениесенең Әгерҗе районындагы бүлеге начальнигы Рамил РӘХМӘТУЛЛИНга мөрәҗәгать иттек.
– Быелгы җәй фитофтора гөмбәчеге авыруы таралуга бик тә кулай. Чөнки дымлылык һәм җылы температура – аның “юлдашлары“. Фитофтора сабакка гына заян китереп калмый, бүлбеләргә дә күчә. Әлеге авыруның беренче билгеләре: яфракларның өске өлешендә вак көрән таплар барлыкка килү, аннан аларның зураюы. Туфрак тирәсендәге сабакларда шулай ук ак кунык барлыкка килә. Сүз уңаеннан: бәрәңге фитофотора белән авырый башлый икән, әлеге чир тиз арада помидорларга да күчә. Чөнки инфекция җил, яңгыр, сибелгән су ярдәмендә тарала. Помидор бәрәңге бакчасында булса, фитофтораның күчү ихтималы аеруча зур.
Ә “бәрәңге саргая“ дигән сүзләргә килгәндә, бу да фитофтораның беренче билгеләре булуы ихтимал. Гомумән, әлеге авыруның билгеләре күптөрле. Әгәр бәрәңге сабагында югарыда санап үтелгән билгеләр күренә башлаган икән, тизрәк эшкәртү ягын карарга кирәк. Моның өчен Пеннкоцеб, Дитан М-45, Браво, Ордан, Полирам кебек фунгицидлар кулланырга була. Аларны инструкциядә күрсәтелгәнчә файдаланырга киңәш итәбез. Әлеге препаратлар белән бәрәңге чәчәк атканчы эшкәртү яхшырак.
Ә инде бәрәңге сабагының күпләп сары, көрән төскә керүен йә коруын күрсәгез, мондый бәрәңгене иртәрәк казып алу ягын кайгыртыгыз. Бәрәңге чәчәк атып ике атна вакыт узган икән, әле бәрәңгенең кабыгы юка дип куркырга кирәкми. Бәрәңге яхшылап киптерелсә, кабыгы вакыт узу белән ныгый. Иң мөһиме – бүлбедә киселгән, ярылган, бәрелгән урыннар булмасын.
Сабагын 1-2 атна алдан чабып куйсагыз да яхшы. Авыру бәрәңге сабакларын яндырыгыз йә башка урынга чыгарып түгегез.
Казып алганнан соң 2-3 атна вакыт узгач бәрәңгене яхшылап тикшерергә кирәк. Чөнки сабактан төшкән инфекция нәкъ шуның кадәр вакыттан соң бүлбегә зыян сала, ягъни ул чери башлый. Бары ныклап тикшергәннән соң гына бәрәңгене базга кертергә киңәш итәбез. Аның арасына көл сибү, әрем салу төрле авырулардан сакларга ярдәм итәр. Сүз уңаеннан: бәрәңге керткәнче, базны да ныклап җилләтү зарур.
Бәрәңгене казып алгач, әлеге участокны эшкәртү турында онытмаска кирәк. Бәрәңге утыртылган участокка горчица, арыш, донник чәчү бик файдалы. Аларны көзен туфрак астында калырдай итеп казып чыгарга кирәк. Триходермин дип аталган биологик препарат куллану да зыян итмәс. Өч-дүрт елга бер тапкыр бәрәңге утырту урынын алыштыру да мөһим. Сыналган, безнең районга яраклы сортларны сайлауга да игътибар бирергә онытмагыз.