4-6 августта Алабугада X Бөтенроссия Спас ярминкәсе уза.
Биредә осталар тарафыннан ясалган ювелир бизәнү, сәнгать тукучылыгы әйберләре, керамика, гжель, тимердән челтәрләр,кабыктан ясалган эшләнмәләр тәкъдим ителә.
Ярминкәнең бизәге – профессиональ артистлар һәм фольклор коллективлар чыгышлары. “Осталар шәһәрчегендә“ сувенирлар әзерләү буенча мастер-класслар эшләячәк. Юбилей ярминкәсендә яңалыклар да көтелә. Болар – Россиянең нәселдән килгән помсестьелары һәм су фонарьлары фестивальләре.
Спас ярминкәсе кысаларында X Бөтенроссия чаң тавышы фестивале дә уза. Анда чаң кагучылар белән беррәттән элеккеге инструментларда уйнау осталары да катнаша. Чаң сәнгате, халык биюләре буенча мастер-класслар оештырыла.
Хөрмәтле райондашларыбыз! Сез дә Спас ярминкәсенә барып күңелегезгә рухи ял алып кайтыгыз! Гаҗәеп матур бәйрәм ул, һич тә үкенмәссез.
Сүз уңаеннан:
Район тарихы музее 4 августта Алабугага Спас ярминкәсенә сәяхәт оештыра.
Быел унынчы тапкыр узучы ярминкәгә барырга теләүчеләр 22757 телефоны буенча шалтырата алалар.