1 сентябрьдә мәктәпкә бару-бармау мәсьәләсенә нокта куелды

2017 елның 3 августы, пәнҗешәмбе

Быел 1 сентябрь Корбан бәйрәме белән бер көнгә туры килгәнгә, укырга кайчан барырга туры килер икән дип аптыраган идек.

Белем көне быел 4 сентябрьгә күчерелә, дигән сүзләр дә йөрде. Татарстанның Мәгариф һәм фән министрлыгы исә бу имеш-мимешләргә нокта куйды. Мәктәптә Белем көне, элек-электән килгән гадәт буенча, 1 сентябрьдә узачак.

Министрлыкның матбугат үзәге җитәкчесе Фәридә Ишморатова:
– 1 сентябрьдә мәктәпләрдә тантаналы линейкалар, беренче сыйныф укучылары өчен экскурсияләр оештырылачак. Ә 2 сентябрьдә укулар гадәти режимда уза. Атнага биш кенә көн белем алучы беренче сыйныф укучылары шимбә көнне ял итә, – диде.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International