Июль аенда Әгерҗе районында 30 сабый дөньяга килде.
Аларның 10сы малай. Кызлар ике тапкырга күбрәк – 20.
36 кеше вафат булды: 18 хатын-кыз, 18 ир-ат.
Июль – никахлар иң күп булган ай. Бу айда 23 пар никахын рәсмиләштергән (ә ярты ел эчендә – 61 пар). Аерылышучылар саны – 10.
Яртыеллыкка килгәндә, ике игезәк дөньяга килгән. ЗАГС бүлеге мәгълүматлары буенча, 6 айда туган 155 сабыйның 51е – гпиләдә беренче, 59ы – икенче, 26сы – өченче, 19ы – дүртенче һәм күбрәк.