5 августта Әгерҗедә Шәһәр һәм Тимерьюлчылар көне уңаеннан зур бәйрәм чаралары була.
14 сәгатьтә – Мәдәният сарае каршындагы мәйданда бәйрәмне ачу тантанасы, бүләкләүләр.
15.30 сәгатьтә – Әгерҗе районы сәнгать осталары концерты.
15-17 сәгатьләрдә – Боз сараенда Россия тимер юллары призына хоккей уеннары.
16-18 сәгатьләрдә – Әгерҗе районы башлыгы кубогына футбол матчы.
16 сәгатьтә – “Яшьлек“ скверында буяулар фестивале.
19.30-21 сәгатьләрдә – Мәдәният сарае каршындагы мәйданда “Старая крепость“ коллективы концерты.
21-23 сәгатьләрдә – бәйрәм дискотекасы.
21.30 сәгатьтә – бәйрәм салюты.
Шәһәр үзәгендә күчмә сәүдә, балалар өчен аттракционнар эшли. Җиңү паркында китаплар һәм музей экспозицияләре күргәзмәләре оештырыла.
Хөрмәтле әгерҗелеләр, райондашлар, шәһәребез кунаклары! Бергәләп күңел ачарга рәхим итегез!