Иң яхшы эшләгән Әгерҗе комбайнчылары 100 мең сумга дәгъва кыла ала

2017 елның 4 августы, җомга

“Быел Татарстан авыл хезмәтчәннәре уракка төгәл ике атнага соңга калып төшә. Республикада беренче игеннәрне әле берничә көн элек кенә суктыра башладылар. Бу факт безне бик тә сагайта",  дип белдерде муниципаль берәмлекләр белән оештырылган видеокүпер барышында ТР Премьер-министры урынбасары — республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.

Уңыш мул, әмма...

–       Быел басуларда иген уңышы мул. Инде уракка төшкән районнар арасында гектарыннан 50-60ар центнер алучылар да бар. Әмма  юкка гына “Кырдагы ашлык – ашлык түгел әле“ димиләр бит. Шуңа ашлык муллыгына сөенергә иртәрәк. Булганны югалтмыйча амбарга сала алсак, менә монысы чын шатлык булачак, – диде Марат Әхмәтов.

Быел авыл хезмәтчәннәре, узган ел белән чагыштырганда,  уракка ике атнага соңарып төшәләр. Узган ел бу вакытка республикада ике миллион тоннадан артык икмәк суктырылып, урып-җыю эшләре “экваторга“ якынлашкан булган инде.

–       Хәзер көннәр дә бер сәгатькә кыскарды. Димәк, эш көне дә кыскара, дигән сүз бу. Бөртек суктыра торган комбайннарга эш тә күп. Соңгы елларда алар яңартылмый диярлек. Республикада һәр комбайнга 700-800, хәтта бер мең гектар мәйданнан игеннәрне җыеп алуның никадәр көч таләп итүен чамалыйсыздыр. Моның өстенә, уракка башка эшләр дә өстәлә бит әле. Сентябрь – терлек азыгы әзерләү буенча иң  киеренке чор. Аның янына туфракны эшкәртү, көзге чәчү ялганып китә. Кыскасы, бик катлаулы булачак, – диде ул, борчылуын белдереп. – Шуңа урып-җыюның төп өлешен августта башкарып калырга тырышырга кирәк. Бу – теләк кенә түгел, таләп тә.

Синоптиклар август ае да яңгырлы булачак дип фаразлый.

–       Безгә аларның ялгышуларын телисе генә кала. Югыйсә, тагын да авыр булачак, – диде Премьер-министр урынбасары.

 

Ярдәмләшеп эшләсәк кенә

Видеокүпер тәмамланганнан соң  район авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Дилүс Гатауллин авыл хуҗалыгы җитәкчеләре, идарәчеләр, агрономнар, башка белгечләр катнашында киңәшмә уздырды.  

–       “Агро-Кама“ ширкәтендә дә бер комбайнга бер мең гектарга якын бөртеклеләр җыеп алырга туры киләчәк. Бу – бик зур сан. Шул ук вакытта “Наҗар“ һәм “Сарсак-Омга“ ширкәтләрендә әлеге сан берничә тапкырга ким. Шуңа күрә үзләрендә урып-җыюны тәмамлаганнан соң аларның техникасын “Агро-Кама“га җәлеп итү турында уйларга  кирәк булачак. Шулай ук урып-җыю эшенә фермерларның комбайннарын да җәлеп итү зарур. Авылларда шәхси машиналы хуҗалыклар да күп. Авыл җирлекләре башлыклары белән бергәләп шәхси машиналарны уракка җәлеп итү, моның өчен килешүләр төзү буенча да эш алып барачакбыз. Бары тик бергәләп эшләгәндә генә быелга мул уңышны югалтуларсыз җыеп алырга мөмкин булачак, – диде Дилүс Гатауллин.

Урып-җыю техникасын ягулык-майлау материаллары, ә хезмәтчәннәрне кайнар ризык, чит басуларга китеп эшләүчеләрне торак белән тәэмин итү филиал директорлары, участок идарәчеләре, башка белгечләр җаваплылыгында булуын да искәртте.

–       Урып-җыю чорында һәр районга Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгыннан вәкилләр дә киләчәк. Алар урып-җыю барышын ныклы контрольдә тотачак, – дип кисәтте җитәкче.

Дилүс Гатауллин “Россельхозцентр“ белгечләренә басуларга чыгып, игеннәрнең өлгерешен тикшерү буенча анализ алу бурычын да куйды.

–       Игеннәр өлгергән басуларга комбайннарны чыгара башлаячакбыз. Бераз гына җитешмәгән очракта бөртеклеләрне издерү ысулын файдаланырга була. Бу яклап “Наҗар“ ширкәтенең тәҗрибәсе зур, –  диде ул.   

Менә шулай, җәмәгать. Марат Әхмәтов әйтмешли, “урып-җыю чоры бервакытта да җиңел булмады, ә быелгысы аеруча катлаулы булырга охшаган“.

 

Иң яхшы экипажга – 100 мең сум

Урып-җыю эшләре тәмамланганнан соң иң яхшы комбайн экипажларына 100әр мең сум күләмендә премия тапшырылачак. Бу хакта видеокүпер барышында Марат Әхмәтов хәбәр итте.

–       Быелгы һава шартларының уңай булмавын һәм уңышның зур булуын исәпкә алып, яхшы күрсәткечләргә ирешкән игенчеләргә Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов грант тапшырачак. Аны тапшыру методикасы комбайннарның маркаларын һ.б. билгеләрен исәпкә алып төзеләчәк. Моның өчен авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчеләре атнага ике тапкыр комбайнчылар хакында объектив мәгълүмат тапшырырга тиеш була, – диде министр.

Ә безгә урып-җыюда катнашачак һәм авыл хезмәтчәненә сәламәтлек һәм сабырлык телисе кала. Бу катлаулы чорда аларга аеруча кирәк булачак болары.  

Дания АБЗАЛИЕВА.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International