Әгерҗе мөселманнары хаҗга әзерләнә

2017 елның 4 августы, җомга

Мөселман дөньясындагы ике зур бәйрәмнең берсе булган Корбан бәйрәме быел 1 сентябрьгә туры килә. Әлеге олуг бәйрәмне күп кенә райондашларыбыз изге хаҗ җирләрендә каршы ала.

Быел  изге сәфәргә районыбыздан унөч кардәшебез барырга ниятләп тора. Менә алар – Әгерҗедән Рәфикъ Шакиров, Рәшит Абдуллин, Евгений–Рәмзия Трейдиннар, Кадрия Диева, “Нур“ мәдрәсәсе шәкертләре Рәшит Әхмәтшин, Марина Романова, Көчек авылыннан Рәшит Галләмов, Исәнбайдан Наилә Шәйдуллина, Ямурзадан Илшат–Әнсәрия Сәхиповлар. Район имам-мөхтәсибе Габделкәрим хәзрәт һәм аның җәмәгате Әлфия ханым Гыйззәтуллиннар да изге бәйрәмне хаҗ җирләрендә каршы алачак. Кардәшләребез 10 августлардан соң ерак юлга кузгала. Аларның хаҗи-хаҗияләр булып туган якларыбызга исән-имин әйләнеп кайтуларын телик.  

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International