Рамис СӘЛӘХОВ,
Кичкетаң авылы:
– Июнь башында Мари Илендә солдат бурычымны үтәп кайтканнан соң, чын мәгънәсендә, авыл тормышына чумдым. Иң башта сарайны төзекләндереп, түбәсен яптык. Аннан печән вакыты җитте. Анысына кул көче бик кермәсә дә, хәзер көн саен малларга чалгы белән яшел печән чабып алып кайтам. 1,5 ай саен көтүгә дә чыгарга туры килә. Анысы авыр эш түгел, әмма көтүдә вакыт бик озак уза.
Армиягә кадәр 2нче мәктәптә информатика укыткан идем. Укучылар, биредә эшләгән хезмәттәшләрем бик сагындыра. Шулай да мин киләчәгемне Чаллы белән бәйләргә уйлыйм. Мәктәпләрдән эш эзли башладым инде. 1 сентябрьдән күтәренке кәеф белән яңа коллективта эшли башлармын дип уйлыйм.
Алсу СИБАТОВА,
Кадыбаш авылы:
– Бу көннәрдә Кадыбашта бик күпләр бәрәңге сабагы чабу белән мәшгуль. Кайбер сорт бәрәңгенең сабаклары корып бетте. Фитофтора бәрәңгегә күчмәсен дип, иртәрәк булса да аны сабаклардан арындыруны кирәк дип саныйбыз. Аннан бер-ике атнадан соң казып та алырбыз.
Безнең авылда елның-елында бәрәңгене иртә утырталар, иртә алалар инде. Быел бер атна алданрак алу зыянга булмас. Җәй яңгырлы булу сәбәпле, бәрәңгенең черүе ихтимал. Әлегә чери башлаганнары күренмәсә дә, ак таплар барлыкка килгәннәре очрый. Шуңа авыруга ныклап бирешкәнче, икенче икмкәне базга урнаштыру хәерлерәк булыр.
Рамис ГАЗИЗОВ,
Исәнбай авылы:
– Бу көннәрдә кәефем бик яхшы. Ниһаять, бердәм дәүләт имтиханнары, югары уку йортына документлар тапшыру һәм аның нәтиҗәсен көтеп дулкынланган мизгелләр артта калды. Мин КФУның Алабугадагы институты студенты булдым. Үзем теләгән математика-физика факультетына укырга кердем. Сыйныфташым Илнур Хәкимов та шушы факультет студенты хәзер. Икәү булгач безгә тагын да җиңелрәк булыр дип уйлыйм. Математика фәненә мәхәббәт тәрбияләгәне өчен мин укытучым Әлфия апа Борһаниевага бик рәхмәтле.
Гомумән, сыйныфыбыздагы сигез укучының җидесе югары уку йортына керде. Өчебез – педагогика, тагын өчебез медицина юлын сайлады. Иң мөһиме, һәркем үзе теләгән юлдан китте.
Гөлнара ХӨСНЕТДИНОВА,
Әгерҗе шәһәре:
– Быелгы җәйге ялымның да бер өлешен тоз күлендә – Соль-Илецкида уздырдым. Анда уникенче тапкыр булдым инде. Бу юлы Тирсәдән Ринат Гобәйдуллинның шәхси автобусында Әгерҗедән тугыз кеше бардык. Фатир хуҗабыз да һәр елдагыча бик шатланып каршы алды. Бер атна рәхәтләнеп ял иттек, күңел ачтык. Тоз суының сәламәтлеккә дә файдасы булыр дип ышанабыз. Соль-Илецкида карбыз-кавын өлгергән чак. Алардан да сыйландык.
Сәяхәттән кайткач тын алырга да өлгермәдем, эшкә чыктым. Ялдан соң эшем дә бик сагындырган. Дәртләнеп эшкә керештем.
Миләүшә ЯГЪФӘРОВА сораштырды.