Бу шимбәдә Әгерҗедә узачак Бал бәйрәме программасы

2017 елның 9 августы, чәршәмбе

12 августта ипподромда беренче тапкыр республикакүләм Бал бәйрәме – “Пчелино“ экофестивеле уза.

Программада:

10 сәгатьтә – ат чабышы.

12 сәгатьтә – бәйрәмне ачу тантанасы.

13 сәгатьтә – республика яшьләр командалары арасында спорт ярышлары.

14.30 сәгатьтә – умартачылар арасында осталык бәйгесе.

16 сәгатьтә – бәйрәмне ябу тантанасы, бүләкләүләр.

Экофестивальдә күптөрле мәйданчыклар эшли. Биредә төрледән-төрле бал һәм бал продуктлары, чәкчәк, кул эшләнмәләре һәм башка әйберләр сатып алырга да мөмкин булачак.

Бәйрәмгә татар эстрадасы йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлемнең килүе көтелә. Экофестивальдә Татарстаннан, күрше Удмуртиядән  умартачылар, кул эшләре осталары катнаша. Мондый зур бәйрәмне сез дә күрми калмагыз, хөрмәтле райондашларыбыз. Бик матур һәм онытылмас мизгелләргә бай булачак Бал бәйрәме.        

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International