Әгерҗедәге балалар китапханәсендә Бөтендөнья песиләр көненә багышланган “Усатый-полосатый“ дип исемләнгән балалар иртәсе булды.
Китапханәчеләр малайлар-кызларга песиләр турында презентация күрсәттеләр, аларның барлыкка килүе турында легенда сөйләделәр, күпсанлы токымнары, сынамышлар турында кызыклы мәгълүматлар җиткерделәр. Оригами ысулы белән песи ясау буенча мастер-класс та үткәрделәр. Дүртаяклы дусларыбыз куйган рекордлар турында сөйләгәч, балалар песиләр турында мультфильмнар карадылар.