“БАРЛЫК ЮЛЛАР БЕЗНЕҢ АВЫЛГА ИЛТӘ“ бәйгесенә килгән фотоларга agryz-rt.ru сайтында тавыш бирү бара.
Хөрмәтле укучыларыбыз! Сайтыбызның русча битенә кереп, уң яктагы колонкада “ОПРОС“ дигән бүлектә Кырынды, Кичкетаң, Күләгәш, Тәбәрле, Уразай, Иж-Бубый авыллары өчен тавыш бирә аласыз. Бу авыллардан килгән фотосурәтләрне сез «СПРАВОЧНИК» бүлегендә дә карый аласыз.
Тавыш бирү 21 августка кадәр дәвам итә. Без сезнең актив булуыгызга ышанабыз.
Бүгенге көнгә Кичкетаң авылы – лидер. Бу авыл өчен 2473 кеше тавыш биргән. Икенчедә – Уразай (2181), өченчедә – Кырынды (1132).