“Быел терлекләрне кышын ашату өчен ашлыкны издереп консервлау отышлы булачак“, – дигән фикерне җиткергән иде муниципаль берәмлекләр белән быелгы уракка багышлап уздырылган видеокүпер барышында республиканың авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов.
ИКЪТИСАДИ ЯКТАН ФАЙДАЛЫ
“Наҗар“ ширкәтендә әлеге ысулның отышлы булуына күптәннән инанганнар инде.
– Безнең бу ысулны куллануыбызга сигез ел. Ул экономик яктан бик тә отышлы килеп чыга. Кышын терлекләргә шушы ачыткы белән консервланган азыкны ашатабыз. Издерелгән ашлык фураж, ягъни он урынына бирелә. Димәк, кыш буе тегермән эшләтәсе булмый. Әлеге азыкны терлекләрнең ашказаны яхшы үзләштерә. Ул сөтне, авырлыкны арттыруга да уңай йогынты ясый, – ди “Наҗар“ хуҗалыгының җитәкче урынбасары Ирек Сабирҗанов.
Әлеге хуҗалык 3 августта уракка төшкән.
– Беренче көннәрне ашлыкның дымлыгыгы 38 процент тирәсе иде. Һава торышы җылы булганда дымлылык кими бара. Издерелгән ашлык ясау өчен иң кулае – 32-33 процент. Консервлау өчен, иң беренче чиратта, басу читендә үскән, чүплерәк ашлыкны файдаланбыз, – ди Ирек.
Бу эштә хуҗалыкның төп ярдәмчеләре – укучылар. Амбар мөдире Миләүшә Батырова уң куллары Ленар Зәйнуллин, Данил Гозәиров, Динар Орехов, Гадел Сабирҗанов, Инсаф Шакировның эшеннән канәгать.
– Әлегә иртәнге 7дән кичке 4кә кадәр эшлиләр. Ныклап урак өсте керешкәч, озаграк та эшләргә туры килер. Кушканны төгәл үтиләр егетләр. Аларга рәхмәттән башка сүз юк, – ди Миләүшә.
Ижау монтажлау техникумы студенты Ленар Зәйнуллин амбарда икенче җәен эшли инде.
– Көне буе арытса да, ял иткәч, онытыла. Вакытны бушка уздырганчы, монда эшләгәч, бераз акчасы да була. Узган ел биредә алган хезмәт хакы укырга кергәндә әйберләр алырга җитте, – ди Ленар.
– Эшкә керешкәнче барысын да яхшылап аңлаттылар, куркынычсызлык кагыйдәләре буенча инструктаж уздырдылар. Сак эшләргә тырышабыз. Ике тапкыр кайнар аш алып киләләр. Көн узганы сизелми дә, – ди Данил Гозәиров.
Быел шушы ысул белән 150 тонна ашлыкны терлек азыгы буларак әзерләү планлаштырыла “Наҗар“ хуҗалыгында. Көн саен ун тонна әзерләүләрен исәпкә алганда, бу эш озакка сузылмас биредә.
ПЛАН – БИШ МЕҢ ТОННА
“Агрофирма–Әгерҗе“ ширкәтендә дә издерелгән ашлыкны консервлау эше кызу темплар белән алып барыла бүген. Әлеге ширкәт биш мең тоннага исәп тота.
– Мегаферма янындагы чокырга 600 тонна издерелгән, ачыткы белән болгатылган ашлык салынды инде. Моның өчен Тирсә, Яңавыл басуларыннан арпа ташыдык. Дымлыгыгы да тиешле нормаларга туры килә, – ди ширкәтнең баш агрономы Фәңгиз Шакиров.
Мегафермадагы терлекләрне ел дәвамында ашату өчен ун мең тонна фураж кирәк. Димәк, биредә дә шуның яртысын издерелгән ашлык алыштырачак.
Дания АБЗАЛИЕВА.