Җитмеш яшенә кадәр колхоз эшендә булган ул

2017 елның 11 августы, җомга

Иске Чекалда авылында гомер кичерүче Александр Вохмин 90 яшьлек юбилеен бәйрәм итте.

Ул Удмуртиянең Кыяс районы Кумырса авылында туган, үсмер чагыннан алып лаеклы ялга чыкканчы Гурьево авылында гомер кичергән. Умарталыкта эшләгән, бригадир булган. Аны “Гурьевоның старостасы“ дип йөрткәннәр, бөтенесе киңәш сорап аңа килгән. 60 яшендә Иске Чекалдага күченеп килгәч тә, 70 яше тулганчы “Дружба“ колхозында учетчик булып эшләгән.

89 яшенә кадәр үз хуҗалыгында умарта кортлары тоткан. Тормыш иптәше Нина Романовна белән 67 ел матур гомер кичергәннәр, биш бала үстергәннәр.

Район башлыгы Валерий Макаров, Иске Чекалда авыл җирлеге башлыгы Павел Королев, юбилярны бәйрәме белән котлап, иң матур теләкләрен җиткерделәр. 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International