Бу көннәрдә Мөслимдә республика мәгариф хезмәткәрләренең август киңәшмәсе кысаларында секция утырышлары уза.
Аларда безнең район мөгаллимнәре дә катнаша. Пленар утырыш ТР Президенты Рөстәм Миңнеханов катнашында 15 августта узачак.
Әгерҗедә секция утырышлары 21, 22, 28 августка планлаштырыла. 24 августта – район Мәдәният сараенда традицион август киңәшмәсе, 25ендә – Кырынды башлангыч мәктәбе-балалар бакчасы базасында – Җитәкче көне.