Тигран АГАДЖАНЯН исеме күпләргә яхшы таныш. Аның җитәкчелегендә районда бик күп социаль объектлар төзелә һәм төзекләнедерелә.
Тигран Саркисович – тумышы белән Әрмәнстанның Кировокан (хәзер Ванадзор) шәһәреннән. Тәҗрибәле ташчы булган әтисе кайчандыр Казан тирәсендә эшләгән. Бригада белән колхозларга булышканнар, терлекчелек фермалары, комплекслары, ашханәләр, балалар бакчалары төзекләндергәннәр.
Тигранга 13 яшь булганда әтиләре гаиләсен дә безнең якларга алып килә. 17 яшендә егет үзенең беренче объектын төзүдә катнаша. Бу 1994 ел була. Ул чакта Кыяс районында ферма төзиләр. Башта Тигран ярдәмче булып кына йөри. Аннан әтисе җитәкчелегендә бик тиз арада төзелеш эшләре серләренә төшенә.
Ул кечкенәдән “яткан таш мүкләнә“ дигән мәкальнең асылын үз җилкәсендә тоеп үсә. Илебездә үзгәртеп кору еллары барган чакта алар гаиләсе ипи дә пешереп карый, дуңгызчылык белән дә шөгыльләнә. Әмма Тигран барыбер төзелешкә тартыла. Шуңа үз төзелеш бригадасын булдыра.
– Әти белән бергәләп эшли башладым. Ул минем төп остазым булды. Хәзер дә иң төп киңәшчем – әти, – ди Тигран Саркисович. – Гомумән, безнең гаиләдә беркем дә тик торуны белми. Әти хәзер дә терлекчелек белән шөгыльләнә. Җәмәгатем Нарине – Кече Пургада эшмәкәр.
Күп еллар элек Тигран Агаджанян бригадасы Әгерҗе районына килеп чыга. Аларның безнең райондагы беренче объектлары икмәк кабул итү пункты була. Биредә төзекләндерү эшләре башкаралар.
Хәзер “Строй-Гигант“ ширкәтен Әгерҗедә белмәүчеләр сирәктер. Шушы еллар эчендә бу бригада башкарган эшләрне санап кына бетерерлек түгел. Алар Әгерҗедә күпкатлы йортларны ремонтлыйлар, Шаршадыда башлангыч мәктәп-бакча салдылар, мегаферма төзүдә катнаштылар. Кадыбаш, Салагыш, Бима мәктәпләрен каиталь төзекләндерү дә аларга йөкләнде.
– Тигран Саркисович белән эшләве рәхәт. Безнең мәктәпне төзекләндергәндә һәр сүзебезгә, үтенечебезгә колак салдылар. Гомумән, ул бик тә кешелекле, ярдәмчел.Авыл кешесенең хәленә дә керә белә, – ди Бима мәктәбе директоры Эдуард Михайлов.
Быел “Строй-Гигант“ка архив бүлеген үзгәртеп төзекләндерү, “Алмалы“ лагеренда, 4нче балалар бакчасында капиталь ремонт уздыру йөкләнгән. Хәзер эшчеләрнең бер өлеше, яңа спорт комплексының керү өлешен тәртипкә китереп, брусчатка җәя. Ә бер өлеше Күләгәштә яңа башлангыч мәктәп-бакча салу белән мәшгуль.
– Әтием төзүче булган, хәзер аның эшен мин дәвам итәм. Улыбыз Саркис та минем юлдан китәр дип уйлыйм. Төзүчеләрне бәйрәмебез белән котлап, нык сәламәтлек, эшле булуларын телим. Эш булса, коллективта дуслык, тотрыклылык хакимлек итә. Ә андый коллектив белән җитәкчелек итүе дә рәхәт, – ди Тигран Саркисович.
Аның тагын бер сыйфаты турында әйтми мөмкин түгел. Тигран Агаджанян хәйриячелек өлкәсендә дә – үрнәк. Төрле бәйрәмнәр вакытында, шәһәрне тәртипкә китерүдә иганәчелек ярдәмен беренчеләрдән булып күрсәтә. Мәчет, чиркәү кебек гыйбадәт йортларына булышуны да изге бурычы дип саный. Күркәм гамәлләре үзләренә яхшылык булып әйләнеп кайтсын иде аларның.
Екатерина САМСОНОВА.