Кәефең ничек, райондаш?

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

Нурания ТӨХБӘТУЛЛИНА,

Кадыбаш авылы:

–       Узган ел Төркиянең Евразия Язучылар берлеге IV Халыкара Мәхмүд Кашгари исемендәге хикәяләр бәйгесе игълан иткән иде. Мин анда “Сөйли, сагына, җырлый торган материя...“ исемле хикәям белән катнаштым. Татарстан буенча беренче урынны язучы Ркаил Зәйдулла алган, ә мин икенче урынга лаек булганмын. Татарстан  Язучылар берлегендә иҗат эшләре белән җитәкчелек итүче Рамис Аймәттән чакыру алгач, Казанга бардым. Миңа премия һәм китап тапшырдылар. Әлеге китапта минем турында язылган “җир астында күмелеп яткан энҗе-мәрҗән“ дигән сүзләргә бик тә күңелем булды.

Казаныбызны тагын бер кат күреп, дусларым белән дә очрашып кайттым.

 

Гафият НИГЪМӘТУЛЛИН,

Уразай авылы:

–       Күптән түгел тагын бер хыялым тормышка ашты: Италиядә эшләнгән “Оулай“ баянын сатып алдым. Бу минем бишенче баяным инде. Биш рәтле, искиткеч матур тавышлы уен коралын алгач, яңа җырларым “туып“ кына тора. Авылдашым Ринат Батталов сүзләренә “Салагышым“, Әгерҗедән Фәридә Хафизова шигыренә “Җылыга сусаган җәйләр“, Исәнбайдан Рамил Мухъгалинныкына “Туган авылым “ җырларын яздым.

Печән әзерләү эшен дә тәмамладык. Быел 200 рулон әзерләдек. Малларыбызга да җитәрлек булды, артканын сатабыз да.

 

Нурлыгаян СИТДЫЙКОВ,

Кичкетаң авылы:

–       “Әгерҗе хәбәрләре“ газетасында туризмны үстерүгә багышлап уздырылган “Барлык юллар безнең авылга илтә“ бәйгесенә 14 июльдә тавыш бирү башланган иде. Хәзергә безнең авыл өчен тавыш бирүчеләр күпчелек тәшкил итүе мине бик сөендерә. Кичкетаң авылы бу бәйгедә җиңәргә бик тә лаеклы. Безнең Изге чишмәбез, табигать һәйкәле булырдай катнаш урманнарыбыз бар. Авыл янындагы заказникта – Кызыл китапка кертелгән үсемлекләр, хайваннар, кошлар.

Авылыбыз  бу бәйгедә җиңгән очракта редакция хезмәткәрләре бәйрәм программасы белән кунакка киләчәкләр. Гомер буе яратып укый торган газетабыз хезмәткәрләрен безнең авылда күрү бик күңелле булыр иде.  

 

Илүзә ШАҺАБИЕВА,

Тәбәрле авылы:

–       Җәйге ялларда без ел саен шәһәрдән кунакка кайткан балалар белән авылның тарихи урыннарына сәяхәткә барабыз. Моннан 100 еллар элек пыяла җитештерү өчен чимал әзерләгән кечкенә завод урынындагы көл тавы һәм Гражданнар сугышыннан калган комиссарлар каберләре белән авылдашыбыз, республика Милли китапханәсе хезмәткәре Раиф абый Мәрданов үзе таныштырган иде. Ә күптән түгел велопоходка чыктык. Велосипедларга утырып качкыннар төбәге буларак тарихка кереп калган  чокырга экскурсиягә бардык. Биредә авыл халкы чукындырудан качып берничә көн яшәгән. Гражданнар сугышы вакытында да аклардан качып ярты еллап шушы урында көн күргәннәр. Без, 22 малай һәм кыз, авылыбызның мәдәният хезмәткәрләре Финисә һәм Фәнис Шаһабиевларга шундый файдалы сәяхәт оештырганнары өчен зур рәхмәтебезне җиткерәбез.

Асия КОРБАНГАЛИЕВА сораштырды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International