Мөслимдә мәгариф һәм фән хезмәткәрләренең республика август киңәшмәсе кысаларында мәктәпләргә 17,5 мең ноутбук тапшырылганлыгын, тагын 11 меңне бирәсе калганлыгын хәбәр иттеләр.
Әгерҗе районына да 194 ноутбук бирелде.
– Районыбыздагы барлык база мәктәпләре укытучылары да ноутбуклар белән тәэмин ителәчәк, – диде район мәгариф идарәсе начальнигы Вәсилә Сафиуллина.