“Кировский“ иҗтимагый үзидарәсе биш йөз мең сум грант отты

2017 елның 16 августы, чәршәмбе

“Кировский“ ТИҮе “Татарстанда елның иң яхшы территориаль иҗтимагый үзидарәсе“ республика бәйгесендә ярты миллион сум грант отты.

Казан Ратушасында узган бүләкләү тантанасында Әгерҗедән ике территориаль иҗтимагый үзидарә (ТИҮ) җитәкчесе катнашты. Икенче урынга лаек булган Клара Безбородова җитәкчелегендәге “Кировский“ ТИҮенә – 500 мең сум, бишенче урын алган Светлана Соболева җитәкчелегендәге “Альфа“ ТИҮенә 160 мең сум грант тапшырылды.

Ике ТИҮ дә әлеге акчаларны балалар ялын оештыруга тотарга планлаштыра.

–       Безгә һәрдаим ярдәм күрсәтеп торучы район һәм шәһәр җитәкчелегенә, ТИҮ активистларына зур рәхмәт. Зур шәһәрләр арасында шундый дәрәҗәле бәйгедә урын алу – безнең өчен мөһим вакыйга. Бергә булганда гына матур нәтиҗәләргә ирешергә мөмкин, – ди Клара Безбородова.

Әйе, грант һәркемгә дә бирелми. Бу ТИҮләрнең эше – һәркемнең күз алдында. Алар өмәләр, хәйрия акцияләре, башка төрле чаралар уздыруга зур игътибар бирәләр. Чараларда халык та актив катнаша. Бер уңайдан көнкүреш проблемаларын да чишәләр.

–       Бу залга туган шәһәре язмышына битараф булмаган, аның чисталыгы, иминлеге өчен йөрәге белән борчылган кешеләр җыелган. Алар эшлиләр дә, матур җиңүләр дә яулыйлар, – диде ТРның муниципаль берәмлекләр Советы рәисе Минсәгыйть Шакиров җиңүчеләргә Дипломнар тапшырганда. Дөрес сүзгә җавап юк.

Екатерина САМСОНОВА.  

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International