“Пчелино“ фестивалендә алтмыш килолы торт та бар иде

2017 елның 18 августы, җомга

Әллә беренче тапкыр оештырылганга, әллә бик күп яңалыклар, сюрпризлар  вәгъдә ителгәнгә, район халкы “Пчелино“ экофестивален аеруча көтеп алды. Өметләрне аклады баллы бәйрәм: күңелдә бик матур кичерешләр, якты мизгелләр калдырып узып китте ул.

Бәйрәмнән соң атнага якын вакыт үтсә дә, катнашучылар әле һаман социаль челтәрләрдә “Пчелино“ хакында фикерләр язуларын, анда төшкән матур фотолар урнаштыруларын дәвам итәләр. Фикерләр, нигездә, “җәйнең иң матур бәйрәме булды ул“ дигәнгә барып тоташа.

Чыннан да, әлеге сүзләрдә хаклык ярылып ята. Бу бәйрәмдә иң-иңнәр бик күп булды. Әйдәгез, моның шулай икәнлегенә бергәләп инаныйк.

 

ИҢ ҖИТЕЗ ЧАБЫШКЫЛАР

Яңгырлар еш яву сәбәпле, быелгы Сабан туенда атлар чабышы уздырылмый калган иде. Шуңа “Пчелино“га килүчеләр арасында “бары ат чабышларын гына карарга килдем“ диючеләр дә булды. Бигрәк тә ир-атлардан ишетергә туры килде бу сүзләрне. Ә ат чабышлары, чыннан да, бик дәртле узды. Стартка баскан 24 атның һәркайсы, финишка исән-имин килеп, бүләкләр алды. Ә менә токымсыз, ярымтокымлы һәм токымлы атлар  арасында җиңүчеләр булып “Стелла“ (җайдагы – Владимир Перевозчиков, “Агрофирма-Әгерҗе), “Калинка“ (Виктор Вотяков, “Агрофирма-Әгерҗе“), “Покорность“ (Леонид Трофимов, Кече Пурга) кушаматлы чабышкылар калды. Аларга кыйммәтле бүләкләр тапшырылды.

“Чабышларны гына карарга килдем” диючеләр дә бәйгедән соң кайтып китәргә ашыкмадылар. “Пчелино” узачак мәйдан тирәли эленгән сап-сары шарлар, бал төсендәге сап-сары костюмнар кигән балалар, зурлар – болар барысы да, бәйрәмнең якты төсләргә бай булачагын кисәтеп, шунда чакырып торалар иде. Хәтта бал яратучы Аюларга кадәр йөрде әлеге мәйданда.    

 

ИҢ ТАТЛЫ  БАЛ

–       Бүген сез биредә иң тәмле бал, чәк-чәк, торттан авыз итәчәксез. Әйе, нәкъ шулай. Чөнки урманнарга бай Әгерҗе районындагы бал, чыннан да, иң тәмлеләрдән санала, – дип ымсындырып куйды үз чыгышында район башлыгы Валерий Макаров та.

Ә Казаннан килгән кунаклар – ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры урынбасары Олег Земсков, ТР аграр яшьләр берлеге рәисе Миләүшә Заһидуллина бәйрәмнең оештырылуына югары бәя бирделәр.

Төрле төбәкләрдән алып килгән балны татып карау да, сатып алу да мөмкин булды бәйрәмдә. Районыбыз умартачыларыннан тыш, күрше Удмуртия, Менделеев районыннан да килүчеләр бар иде. Иң тәмле, сыйфатлы балны да тавыш бирү юлы белән халык үзе сайлады. Иң сыйфатлы бал җитештерүче умартачылар дип Барҗы-Пельгадан Гончаровлар танылды. Аларга фестивальнең истәлекле Дипломы тапшырылды. Ә менә иң күп бал сатучылар Пеләмештән  Михайловлар булгандыр бу көнне. 

–       Өч литрлы 50 банкадан артык бал саттык. Кемнәргәдер җитми дә калды хәтта.  Шуңа заявка бирүчеләр дә күп булды. Бал продукциясенә дә сорау зур иде, – ди гаилә башлыгы  Эдуард Иванович.

Михайловлар гаиләсе умартачыларның осталыгын сынаган бәйгедә дә җиңү яулады һәм Диплом, мультиварка белән бүләкләнде.  

 

ИҢ ТӘМЛЕ ЧӘКЧӘК

Ә чәкчәкләрне  күрсәгез иде сез?! Нинди формада гына әзерләмәгәннәр аларны осталар?! Чәчәклеләре дә, самавыр, умарта оясы, кәрҗин формасындагылары да, “Җәйге бүләк“, “Сер сандыгы“ дип аталганнары да бар иде хәтта.       

–       22 оста әзерләп алып килгән чәкчәкләр арасыннан иң-иңнәрен сайлап алу бер дә җиңел булмады. Чөнки аларның һәркайсы, бу эшне фантазиясен тулы көченә эшкә җигеп, күңел җылысын биреп башкарган. Шулай да без бәяләү барышында чәкчәкнең бизәлешенә дә, презентацияләүгә дә игътибар итәргә тырыштык,  – ди комиссия әгъзасы Лилия Молчанова. Нәтиҗәдә, призлы урыннарга Лилия Шәйдуллина (Әгерҗе), Мәүлидә Гыйззәтова (Кичкетаң), Фәридә Гобәйдуллина (Исәнбай) лаек булдылар. “Иң тематик чәкчәк“ – Гөлзирә Кәлимуллинаныкы (Кадыбаш), “Иң зур чәкчәк“ – Нурия Гатауллинаныкы (Көчек), “Иң оригиналь чәкчәк“ – Гөлсәрия Мифтахованыкы (Тирсә). Иң күп тавышны исә Римма Исламова (Кодаш) җыйды.

–       Минем чәкчәгем өчен тавыш биргән бәйрәм кунакларына газета аша олы рәхмәтемне җиткерсәгез иде, – дип шалтыратты Римма ханым бәйрәмнән соң.   

Гомумән, бу бәйгедә һәр чәкчәк остасын җиңүче дип атау дөрес булыр. Бәйрәм кунаклары әйтмешли, “һәр чәкчәк – үзе бер шедевр“ иде бит.

Сүз уңаеннан: осталарның чәкчәкләрен күз ачып йомганчы сатып алып та бетерделәр. Күпләргә җитмичә дә калды.

 

ИҢ ҖИТЕЗ КОМАНДА

Бәйрәмнең иң истәлекле мизгелләренең берсе республика яшьләр командалары арасында узган спорт ярышлары булды. Аларда Алабуга, Менделеев, Зәй, Әгерҗе, Сарсак-Омгадан – барлыгы биш команда үз көчен сынады. Визиткадан соң яшьләр көянтәгә чиләк асып, аякларына галош киеп нектар да ташыдылар, бал бочкачы да тәгәрәттеләр, аркан да тарттылар. Берничә минут яуган яңгыр да ярышларны туктата алмады. Киеренке көч сынашулардан соң, I, II урыннарга  Әгерҗе һәм Менделеев командалары, IIIгә Алабуга һәм Зәй яшьләре командалары чыкты. Аларга Дипломнар һәм истәлек бүләкләре тапшырылды. 

ИҢ ШАЯН НӘНИ БАЛ КОРТЛАРЫ

Бәйрәм кунаклары  бал кортлары булып киенгән балалар, бал яратучы Аю, Карлсон, Тәмлетамак, Бал Спасы Патшабикәсенә дә игътибар итми калмаганнардыр. Бәйрәмдә алар өчен махсус мәйданчык та оештырылган иде. “Нәни шаян бал кортлары“ дип аталган әлеге мәйданчыкта бал тематикасы белән бәйле театральләштерелгән күренешләр тәкъдим ителде, уеннар уздырылды. Әлбәттә, җыр-бию дә тынып тормады. 

Ә менә костюмнарга килгәндә, I урынны Сарсак-Омга балалар бакчасы төркеме, IIне “Пчелонавт“ булып киенгән Гергий Харитонов (6нчы балалар бакчасы), IIIне “Пчелка Майя“ Василиса Дмитриева (Сарсак-Омга балалар бакчасы) алды. “Фестиваль символы“ номинациясендә Әгерҗедән Муллахмәтовлар гаиләсе җиңү яулады.   

ИҢ ДӘРТЛЕ, ТАТЛЫ МИЗГЕЛЛӘР

Татар эстрадасының иң якты йолдызлары Салават Миңнеханов һәм Гүзәлем берсеннән-берсе дәртле җырларын бүләк иттеләр. Бәйрәм кунаклары аларга кушылып рәхәтләнеп биеделәр, җырладылар. Үзебезнең район сәхнә осталарының  чыгышларын да тамашачылар көчле алкышларга күмде.

Бу бәйрәмнең тагын бер күңелле мизгеле “Пчелино”га килгән һәр тамашачыга “Медовик” тортыннан авыз иттерү булды. Алтмыш килолы (!) әлеге тортны Әгерҗенең аш-су остасы Солмаз Аюбова  бәйрәм барышында әзерләде. “Телне йотардай тәмле иде”... Тортка тамашачылар әнә шундый бәя бирделәр.       

ТРАДИЦИЯГӘ КЕРТЕРГӘ КИРӘК

“Пчелино” экофестиваленә әзерлек алты ай дәвам итте. Аны әзерләүгә һәм уздыруга күпләрнең өлеше керде.

–       Безнең барлык идеяләребезне хуплап, төрле яклап ярдәм иткән район җитәкчелегенә  һәм район башлыгы Валерий Макаровка, район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Римма Гыйльметдиновага һәм аның командасына, район авыл хуҗалыгы идарәсе коллективына, кунакларны үлән чәйләре белән сыйлаган “Өмет” халыкка социаль хезмәт күрсәтү һәм халыкны социаль яклау идарәсе хезмәткәрләренә, сәнгать мәктәбе, Түбән Кама көллияте коллективларына зур рәхмәт. Гомумән, экофестивальне уздыруга теләктәшлек һәм ярдәм күрсәткән һәркем зур хөрмәткә лаек, – ди оештыру эшләренең башында торган ТР Аграр яшьләр берлегенең безнең райондагы бүлекчәсе җитәкчесе Энҗе Рыкова. Казан кунагы Миләүшә Заһидуллина исә аның үзенә олы рәхмәтен җиткерде.

–       Чыннан да, бик матур, якты, дәртле, күңелле, баллы бәйрәм килеп чыкты, – диде ул экофестивальгә югары бәя биреп.

Ә Валерий Владимирович: 

–       Мондый үзенчәлекле бәйрәмне уздыруны традициягә кертергә кирәк, – дигән тәкъдимен җиткерде. Аның бу сүзләренә әлеге бәйрәмне тамаша кылган һәр кеше бик теләп кушыладыр. 

Р.s

Җитәкчеләр катнашында узган эшлекле пәнҗешәмбе киңәшмәсендә Валерий Макаров Әгерҗедә узган экофестивальгә ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Әхмәтов тарафыннан да югары бәя бирелүен сөенеп хәбәр итте һәм аны әзерләүгә һәм уздыруга өлешен керткән һәркемгә рәхмәтен җиткерде. Ә бер төркем райондашларыбызга ТР авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрының һәм район башлыгының Мактау грамоталарын, Рәхмәт хатларын тапшырды.   

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International