Бүген Әгерҗе кызы Казанда “Автоледи“ бәйгесендә катнаша

2017 елның 18 августы, җомга

Узган атнада Әгерҗедә “Автоледи“ район бәйгесендә җиңү яулаган Әгерҗе кызы – 2нче мәктәп укытучысы Эльнара Шиябетдинова бүген Казанда республика бәйгесендә катнаша.

–       Төн йокыларым качты. Республика бәйгесенә икенче тапкыр баруым булса да, бик дулкынланам, – ди Эльнара.

Без аңа уңышлар, түземлек телибез. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International