21 августтан 27сенә кадәр сәгать 10да “Авангард“ кинотеатрында татар Золушкасы турындагы “Айсылу“ фильмы күрсәтелә.
Фильмның төп герое Айсылу – балачагында юл һәлакәтенә эләгеп, култык таяклары ярдәмендә генә йөрүче яшь кыз. Ул әнисе белән каладан еракта урнашкан авылда яши һәм бик матур җырлый. Бервакыт шәһәрдән килгән продюссер Айсылуга “мин синнән чын сәхнә йолдызы ясыйм“ дип сүз бирә. Героиня зур сәхнәгә менә алырмы? Чын мәхәббәтен табармы? Бу сорауларга җавапны фильмны карагач табарсыз.