Ремонттан соң Әгерҗедә – бакча, Кырындыда мәктәп-бакчаны ачу тантанасы булды

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Узган атнада район башлыгы Валерий Макаров җитәкчелегендәге эшче төркем, Әгерҗенең 4нче балалар бакчасында, Кырындыда башлангыч мәктәп-балалар бакчасында булып, биредә башкарылган төзекләндерү эшләренә бәя бирде. 

Ике объектта да капиталь төзекләндерүне Тигран Агаджанян җитәкчелегендәге “СтройГигант“ эшчеләре башкарган. Республика  казнасыннан 4нче бакчага 8 миллион 300 мең сум, Кырындыга 7 миллион 300 мең сумнан артык акча бүленгән.

ҖИР БЕЛӘН КҮК АРАСЫ

–       2012 елда Әгерҗе районында эшли башлагач, мин бу бакчага килеп, аның нинди хәлдә икәнлеген күргән идем. Яшермим: бик кызганыч кыяфәттә иде ул чакта бакча. Бүгенгесе белән чагыштырсаң, җир белән күк арасы, – диде Валерий Макаров бакчага керер алдыннан.

Чыннан да, төзүчеләр тырышлыгы белән биредә ярты ел эчендә бик күп эшләр башкарылган.  

–       Бинаның тышкы ягын, цоколь өлешен, отмосткаларны ремонтладылар. Барлык тәрәзә-ишекләрне, эчке яктан ягулык системасын алыштырдылар. Санузелларны тәртипкә китерделәр. Бакчага керү уңаен танымаслык итеп ясадылар. Безне бигрәк тә сөендергәне – ризык әзерләү блогының ремонтлануы. Әлеге бина 1976 елдан бирле капиталь төзекләндерү күрмәгән иде,  – ди бакча мөдире Инесса Линькова.

Бүген әлеге бакчада 120 сабый тәрбияләнә. Белем һәм тәрбия бирү ике телдә алып барыла. Балаларга экология тәрбиясе бирү алгы планга куелган. Әнә, уналты “тукталыш“ны үз эченә алган экологик сукмакны узганда гына да уен күнекмәләре белән бергә күпме белем һәм тәрбия ала торгандыр сабыйлар. Тукталышлары да нинди бит әле аның: “Альп таулары“, “Маша һәм Аю“, “Төремкәй“ һ.б.лар. Шунда ук – фитопочмак, яшелчә бакчасы, “Сыерчык оясы“, “Җимлек“ мәйданчыклары....

–       Уңай шартлар тудырылу сезнең алга тәрбия һәм белем бирүне дә яңа баскычка күтәрү бурычын куя. Педагогик эшчәнлек конкурентлыкка сәләтле шәхес тәрбияләүгә юнәлтелгән булырга тиеш. Бу эшне бакчадан ук башлау зарур. Әлеге юнәлештә иң тәүге максатыгыз – сабыйны бакчадан мәктәпкә тулы әзерлекле итеп чыгару, – диде Валерий Макаров ремонт тәмамлану уңаеннан узган бәйрәм чарасында.

Бу сүзләргә җавап итеп балалар сәнгатьле итеп шигырьләр сөйләделәр, дәртле  җыр-биюләр башкардылар. Чыгышлар “шундый шартлар тудырганыгыз өчен рәхмәт сезгә, абый-апалар“ дигән фикер белән үрелеп барды. Ата-аналар исеменнән сөйләгән Рузана Исламова да төзелеш барышын даими контрольдә тоткан Валерий Макаровка,  үзләренә тапшырылган эшләрне кыска срокта сыйфатлы итеп башкарган Тигран Агаджанян җитәкчелендәге  “СтройГигант“ эшчеләренә олы рәхмәтен җиткерде.

–       Кызыбыз Алсу бакчага болай да яратып йөри иде. Хәзер аны биредән алып кайтуы да авыр, – диде ул.

Киләчәктә бакчаның тышкы ягы тагын да матурланыр әле. Тигран Саркисович  яңа капка урнаштырырга, коймаларын яңартырга вәгъдә бирде.

ЯРДӘМЛӘШЕП ЭШЛИ БЕЛӘЛӘР

Кырынды мәктәп-бакчасындагы ремонт барышы хакында газетабызда язма дөнья күргән иде инде. Эчке һәм тышкы яктан танымаслык булып үзгәргән, икенче яшьлеген кичергән бина бүген яңа уку елына тулысынча әзер.

–       Биредә үз эшләрен башкарып яратучылар эшләгәнлеге һәр адым саен тоемлана. Балаларга гына түгел, ата-аналарга да уңайлы мохит тудыра алгансыз. Ә бу бик тә мөһим, – диде Валерий Макаров.

Ата-аналар исеменнән чыгыш ясаган Ирина Харисованың сүзләре бу фикернең дәвамы булып яңгырады.

–       Минем улым Дилназ, Кырынды мәктәбен тәмамлап, Кичкетаңга йөри башлый быел. Әмма мин башка балалар өчен бик тә сөенәм. Беренчедән, коллектив бик яхшы. Алар, һәр баладагы сәләтне күреп алып, ача беләләр. Ә бу бик тә мөһим. Ремонттан соң биредәге шартлар шәһәр мәктәбендәгедән бер дә ким түгел. Димәк, педагоглар тагын да дәртләнеп эшләячәкләр. Чын күңелдән уңышлар телим аларга, – диде ул.

Ә бакча-мәктәп директоры Рафилә Алиева һәр эштә ярдәм итәргә атлыгып торган әти-әниләргә олы рәхмәтен җиткерде.

–       Ата-аналарга бер сүз әйтү дә җитә. Тәүлекнең теләсә кайсы вакытында килеп җитәләр, – диде җитәкче, сөенеп. 

Мәктәпне җиһазландыруда ярдәм иткән игелекле авылдашлары Ирек Шәрипов, Вилнур Галиев, Динар Миннәхмәтовка, Фирая–Альфред Солтановларга, Рөстәм, Рафил, Илназ Закировларга, мәктәп-бакчага керү юлын тәртипкә китерергә  булышкан Минсәет Мәһәдиевка да бик рәхмәтле ул.

–       Ремонт эшләрен башкарудан тыш, мәктәп-бакчага мебель алуда ярдәм кулы сузган Тигран Агаджанянга рәхмәттән башка сүз юк. Тигран Саркисович коймаларыбызны да яңартты. Менә хәзер яңа капка ясап сөендерергә  ниятли, – диде Рафилә Мөнир кызы.

Менә шулай бердәм булып, килешеп, ярдәмләшеп эшли беләләр биредә. Шуңа нәтиҗәләре дә күркәм.

Ххх

–       Ике урында да төзүчеләр үзләре алдына куелган бурычларны лаеклы башкарып чыкканнар, – дип билгеләп узды Валерий Макаров, объектларны да караганнан соң.

–       Бүген сезнең алга куелган яңа бурычларның да якын арада үтәлергә тиешлеген онытмагыз, – дип тә искәртте.   

Дания АБЗАЛИЕВА.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International