“Туган ягым кырлары яшәү өчен көч бирә“, ди Ирек Сабирҗанов

2017 елның 22 августы, сишәмбе

“Мин иркенлек яратам. Тар урында тыным кысыла башлый. Миңа туган ягым басулары кирәк. Алар йөрәгемә яшәү көче бирә”.

...“Наҗар” хуҗалыгының җитәкче урынбасары Ирек САБИРҖАНОВ белән бодай басуында йөрибез. Тулы башакларны кулына тоткан хәлдә шушы сүзләрне кабатлый ул. Гади генә сүзләр. Әмма алар бу җир улының туган ягын ничек яратуын да, Җир-анага булган тирән хөрмәтен дә, бүгенге тормышыннан канәгать булуын да ачып сала.

 

ТАРТУ КӨЧЕ

Көчектә туып-үскән яшүсмер сигезенче сыйныфны тәмамлагач Әсән совхоз-техникумына укырга керә. Аны тәмамлап, армиядә хезмәт итеп кайтканнан соң Менделеев районы авыл хуҗалыгы идарәсенә агрохимик булып урнаша.

–       Туган  якның тарту көче барыннан да куәтлерәк булып чыкты. Бер ел читтә көч-хәл белән түзгәннән соң авылыма кире кайттым. Авылга кайтуыма иң нык сөенүче мәрхүмә әнием булды. Аның “туган як бервакытта да үги итми ул, улым” дигән сүзләре – әле дә хәтердә, – дип сөйләгәндә, берара йөзенә сагыш сирпелеп ала...

Көчеккә кайтып, “Родина” колхозында агроном-агрохимик, баш агроном, агроном-орлыкчы булып эшли Ирек. Аннан берара “арендатор” булып ала.

–       Ул елларда колхоздан арендага үгез, таналар алып, аларны симертеп кире тапшыру бар иде: мин дә йөз баш үгез, утыз баш тананы арендага алдым, – ди.

Аннан соңгы елларда урман да кисә, фермада тирес тә түгә, комбайнда да эшли, амбарда машинист та, агроном да була ул. Районга инвестор килгәч тә шушы соңгы вазифасы буенча эшләвен дәвам итә. Ә 2008 елдан бирле “Наҗар” хуҗалыгында Ирек Сабирҗанов.

–       Ирек беренче көннән үк эшкә җаваплы карашы, тырышлыгы, төгәллеге белән ихтирам яулады. Үзе дә шушы сыйфатларга тугрылык саклый белә, башкалардан да шуны таләп итә. Аның һәр гамәленнән хуҗаларча караш тоемлана. Белгечлеге буенча агроном буларак, Иректә – җиргә үзгә караш. Гомумән, бар эшне дә белеп, булсын дип эшли, – ди хуҗалык җитәкчесе Адил Латыйпов.  

–       Эшне бервакытта да авырсынып башкарырга кирәкми. Иренмичә, бөтен күңелеңне биреп эшләргә кирәк. Синнән соң якты эз калырдай булсын, – дигән фикердә Ирек үзе.

 

ШӘҺӘРГӘ КИТӘБЕЗ ДИП АЛДАДЫ

Булачак җәмәгате Светлана, Алабуга педагогия институты студенты буларак, Көчек авылына бәрәңге җыярга килгән була. Ул чакта шушы авылда гомергә төпләнеп калырмын дип һич башына да килми Азнакай кызының.

–       Авылда калмыйбыз, шәһәргә китәбез дип ялганлады мине Ирек. Үзе өйләнү белән йорт сала башлады, – ди Светлана канәгать елмаеп. –  Миңа хәзер бернинди шәһәр дә кирәкми. Ходай исәнлегебезне бирсен дә шушы нигезебездә тигезлек белән яшәргә язсын.

Ирекнең иркенлек яратуы үз хуҗалыгында да ачык күренә: Светлана әйтмешли, “болын” кадәр өй, ике яклап бакча, зу-ур ишегалды. Абзарда – сыер, үгезләр... Тавык-чебеш, казлары да күп.

–       Бу эшләрдә Ирек булышмаса, мин бернигә дә өлгерә алмас идем. Ул – рухи яктан да, физик яктан да терәгебез, – ди башаягы белән мәктәп эшенә чумган мөгаллимә.

–       Ирек булмаса, мин юк, – дип тә өсти. Артык сүзләр кирәкми дә. Аларда кайгыртучан гаилә башлыгына, улы белән кызының сөекле әтиләренә булган тирән хөрмәт, ярату ярылып ята. Сүз уңаеннан: Сабирҗановларның кызлары Регина быел Казан югары уку йортын тәмамлаган, уллары Гадел 11 сыйныфка бара.

–       Гадел 9 сыйныфтан соң читкә укырга китәргә уйлаган иде. Әмма “әти, сиңа бу кадәр хуҗалык эшләрен башкару авыр булыр” дип 11 сыйныфка калды, – ди Ирек.

Ә менә Регинага укуын кызыл дипломга тәмамлау хөрмәтенә Абхазиягә юллама бүләк иткән әтиләре. Күптән түгел әниле-кызлы шунда ял итеп кайтканнар. Гаилә ныклыгы, татулыгы шушындый гади генә гамәлләрдә дә ачык чагыла бит ул.

 

ПСИХОЛОГ ТА КИРӘКМИ

–       Һәр агрономның аеруча ярата торган басуы була. Минем дә бар андый басу-кырларым. Эч пошкан чакта мин шул басуларда йөрим. Өйгә кайтканда юлым шулар аша үтсә, кәефем күтәрелә. Алар минем өчен, чын мәгънәсендә, психолог ролен үти, – ди Ирек.

Ул сөйләгәндә яраткан шагыйребез Фәнис Яруллинның шигъри юллары күңелгә килә:

Яшәр өчен бетмәс көч алырга

Олысына һәм дә кечегә

Мәхәббәтле, ямьле, мәрхәмәтле

Туган ягы кирәк кешегә.

Туган ягы кырларыннан озак еллар көч-дәрт алып, кинәнеп эшләргә, яшим дип яшәргә язсын иде шушы көннәрдә алтын юбилеен билгеләп үтүче җир улы – иркенлек яратучы Иреккә.  

Дания АБЗАЛИЕВА. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International